Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчне ничек юсаң дөрес була?

Әлеге ысулны кулланганда, баш тиресе кипшеп китәргә мөмкин. 

news_top_970_100
Чәчне ничек юсаң дөрес була?

Парикмахерлар чәч юар өчен киңәшләр биргән. Бу турыда «Челнинские известия» газетасы язды.

Чәчләр озак вакыт чиста һәм матур булып калсын дисәгез, аларны ике тапкыр юарга кирәк. Бу ысулны даими куллана башлауга, яхшы нәтиҗәләрне үзегез күрерсез.

Чәчне ике тапкыр юганда, баш тиресе яхшырак чистара. Чәчләр терелеп китә.

Беренче тапкыр чайкаганда шампунь башта җыелган тире маен, тузанны һәм пычракны юып төшерә. Шампуньне икенче тапкыр сөрткәндә, пычракларның калдыклары да юылып бетә.

Бу ысулны кулланганда, баш тиресе кипшеп китәргә мөмкин. Шуңа күрә бальзам яки маска сөртеп куярга онытмагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100