news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәчне матурлау өчен тузганактан маска

Тузганак яфракларыннан чәчкә менә дигән маска ясап була. Ул чәч төбен тукландыра, чәчне ялтырата.

news_top
Чәчне матурлау өчен тузганактан маска

Беренче ысул

Әлеге маска өчен тузганакның яфраклары гына кирәк. Тузганакны юл яныннан ерактарак урыннан җыябыз. Бер тапкыр маска ясау өчен якынча бер стакан яфрак кирәк була. Аларны яхшылап юабыз, кайнар су белән пешеклибез. Тузганакка ике стакан җылымса су салабыз. Өстен ике сәгать каплап тотабыз. Термоста тотсагыз, тагын да яхшырак. Ике сәгатьтән соң төнәтмәне сөзәбез һәм чәчне шампунь белән юганнан соң әлеге төнәтмә белән чайкыйбыз.



Икенче ысул

Башта, беренче ысулдагы кебек, тузганак яфрагыннан төнәтмә әзерлибез. Тузганак төнәтмәсенә 3 аш кашыгы бал өстибез. Чәчне юганнан соң әлеге масканы чәчкә сылыйбыз һәм чәчләрне башта полиэтилен пакет белән, өстеннән тастымал белән урыйбыз. Масканы ярты сәгать тотабыз. Аннан су белән чайкыйбыз.

Бал составындагы балавыз чәчләрне тукландыра, тузганак кирәкле витаминнар белән тәэмин итә.

   

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар