Элегрәк галимнәр чәчләрнең иртә агаруын нерваларга бәйли иде. Ләкин хәзер бу фаразны кире кагалар.
Чәчләрнең иртә агару сәбәбен 6300 кеше катнашында эксперимент уздырып ачыклаганнар.
Калкансыман биз эшчәнлеге бозылу һәм иртә картаю синдромы аркасында чәчләрнең иртә агаруы ачыкланган.
Шулай ук чәчләрнең иртә коела башлавы алкоголь куллану һәм тәмәке тарту белән бәйле. Начар гадәтләр иммунитетны төшерә дип аңлата галимнәр. Шул сәбәпле организмда меланин (чәчләрдәге пигмент) эшләп чыгару кинәт кенә кими.