«Чәчләрен канализация тишеге суырып алган». Унбер яшьлек кыз бассейнда батып үлгән
Бала гаиләсе белән ял иткәндә һәлак була.
Чиләбе өлкәсендә бассейнда 11 яшьлек кыз бала батып үлгән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
Фаҗига термаль комплекста була. Биредә бала гаиләсе белән ял итә. Бассейнда йөзгән чакта баланың чәчләрен канализация тишеге суырып ала. Кыз су өстенә чыга алмыйча һәлак була.
Җинаять эше ачылган. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.