Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчләр коелмасын өчен нишләргә?

Әрекмән тамырын чи килеш, киптереп, төрле төнәтмә һәм майлар ясап кулланып була.

news_top_970_100
Чәчләр коелмасын өчен нишләргә?
https://pixabay.com

Чәч коела башласа, әрекмән тамыры ярдәм итә. Гомумән, әрекмән чәчләрне куерак, сәламәтрәк итә икән. Әбиләр белми генә чәчләрен әрекмән суы белән чайкамаган инде. Тарихи фотолардан күргәнебезчә, аларның толымнары да калын һәм озын булган.

Әрекмәндә эфир майлары бар, алар баш тиресен сәламәтләндерә, чәч төбен ныгайта, В һәм С витаминнары ныграк үстерә. Әрекмән составында инулин дигән матдә бар. Ул чәч үстерә торган энергия бирә. Шулай ук аның составында аксым ,крахмал, A, E, D, C һәм В төркеме витаминнары да бар.

Киңәшләр сайтында тәкъдим ителгән ысул өчен даруханәдән алынган әзер үсемлекләр кирәк.

  • Эмаль савытка 2 аш кашыгы әрекмән тамыры салыгыз. Чәчегез аксыл төстә булса, 1 аш кашыгы ромашка салыгыз. Чәч кара төсле булса, 1 аш кашыгы кычыткан яфрагы кушыгыз. Шушы катнашмага 200 мл су салып, 15 минут акрын утта кайнатыгыз. Аннары сөзегез дә, шушы сыеклык белән чәчне чайкагыз. Бу процедураны даими кулланырга кирәк.

Әрекмән тамырын үзең әзерләргә дә була. Аны яз азагында, җәй башында, яфраклары үскәнче җыялар. Ул чакта өлгермәсәң, көз көне, яфраклар шиңгәч җыярга да мөмкин. 

Әрекмән тамырын яхшылап юыгыз, зур тишекле угычта яки комбайн ярдәмендә уыгыз. Бу массаны шунда ук кулланырга да, киләчәк өчен киптереп куярга да була.

  • Чәч юар өчен төнәтмәгә 2 аш кашыгы киптерелгән әрекмән тамыры, 1 стакан кайнар су салыгыз. Ун минут чамасы акрын утта кайнатыгыз. Аннары бүлмә температурасында 30 минут суытыгыз. Әзер эремәне баш тиресенә ышкыгыз. Бу процедураны ай дәвамында атнасына өч тапкыр эшләгез. Аннары бер ай туктап торыгыз, аннары кабатлагыз.

Әрекмән тамыры төнәтмәсен бөтен кеше куллана ала, бары тик аллергиясе булучылар гына сак эшләсен, диелә киңәшләр сайтында

Чәч коелмасын өчен әрекмән тамыры мае да файдалы. Аны өйдә ясап була.

  • 75 грамм киптерелгән әрекмән тамырына 200 грамм үсемлек яки зәйтүн мае салырга. Бу савытны караңгы урынга алып куярга һәм бер тәүлек тотарга. Аннары 20 минут акрын утта кайнатырга, кайнар килеш сөзәргә.

Шушы майны атнасына 2-3 тапкыр башка сөртергә. Аннары шампунь белән юарга. 

Тал агачы кайрысы белән әрекмән тамырыннан ясалган төнәтмә дә файдалы.

  • Төнәтмә өчен 1 өлеш тал кайрысы, 1 өлеш әрекмән тамыры (мәсәлән, 50 грамм кайры һәм 50 грамм тамыр) һәм 1 литр су алырга кирәк. Әрекмән тамырын юып, угычтан уарга, тал кайрысын вакларга, барысын бергә кушарга. Шушы масса өстенә кайнар су салырга һәм акрын утта 15 минут кайнатырга.

Төнәтмәне суытып, чәчне чайкаганда кулланырга, диелгән тагын бер сайтта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100