Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчкә үзен карт хатынга санаучыларга җавап биргән

Инстачылар еш кына җырчының ире белән төшкән фотосына: «Улыңмы әллә?» - дип комментарий яза.

news_top_970_100
Чәчкә үзен карт хатынга санаучыларга җавап биргән
«Татар-информ» архивы

Җырчы Чәчкә үзен карт хатынга санаучыларга җавап биргән.

«Соңгы постның комментарийларын укыгач, уземнең «30 яшьлек улым» барлыгын белгәч, мине бик карт хатынга санаган «иптәшләргә» сүзем шул: «Мин бервакыт әби булып, яулык бәйләгәч тә, сез минем фотоларны күреп, шунда да көнләшәчәксез!»

Сезне яратып, мәңге чәчәк атучы Чәчкәгез», — дип язган ул үз сәхифәсендә яңа образдагы фотосы астына.

«Барысына да үч итеп, мәңге чәчәк атыгыз», "Ямьсез сүзләр язган кешегә җавап биреп тормагыз. Сөйли икән, димәк, сез үзәктә, сезгә игьтибар итәләр. Үзегезгә ничек ошый, шулай киенегез», «Син бит чәчәк кебек бөреләнеп киләсең», «Тыңламагыз берсен дә, сез матур пар, яшь аермагыз бер грамм да сизелми», — дип тынычландырырга тырышкан җырчыны тамашачылары.

Ә кайбер инстачылар акыллы киңәшләрен язган:

«Бу көнләшеп язу түгел инде, һәр кешенең үз фикере, нәрсә күрә - шуны яза инде. Бигрәк бала-чага кебек ич ирең», «Эстрадаа бер сез генә түгел бит инде ирләре яшь күренгән артистлар. Сезне белмәгән кеше нәрсә күрә, шуны яза инде. Аны гаеп итеп, көнләшеп әйтмисең бит инде. Дөрес итеп кабул итә белергә кирәк».

Чәчкәгә инстачылар «бу иреңме, малаеңмы?» дип язганын хәбәр иткән идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100