news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәчкә ябыгырга һәм кызының исемен үзгәртергә өндәүчеләргә җавап язган

Җырчы Чәчкә үзенә язган комментарийларны санап чыгып, алардан риза булмавы хакында белдергән.

news_top
Чәчкә ябыгырга һәм кызының исемен үзгәртергә өндәүчеләргә  җавап язган
"Нинди бар, шундый!

Соңгы арада язылган кайбер комментарийлардан:

- Чәчкәгә ябыгырга кирәк;
- Дөрес җыр җырламыйсың;
- Чәчкәне макияжсыз танып та булмый;
- Күлмәгегез халат кебек;
- Кызыгызның исемен үзгәртегез;
- Ычкындыңмы соң?
- Нәрсә кыланырга белмисең.

Мин үземнең тормышым белән яшим, сезгә дә шуны киңәш итәм!" - дип язган Чәчкә.

Чәчкәне яклаучылар да бар, әмма кайберәүләр бу өндәмәне кабул итмәгән.

"Сез бит күренекле кешеләр, тискәре комментарийларны да күтәрә белегез. Мондый негатив караш сезне бизәми. Без үзебезне көзгедән карасак та, карамасак та - гади кешеләр".

"Сез җырчы кеше, шундый сүзләр язу бер дә сезне бизәми".

"Илсөя Бәдретдинова кебек, гонорлы", - дигән комментарийлар калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар