Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчкә студент елларында тулай торакта эшләгән "этлекләрен" искә төшерә

Җырчы яшь чаклары турындагы хатирәләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Чәчкә студент елларында тулай торакта эшләгән "этлекләрен" искә төшерә
"Тулай торакта кызлар-егетләр бик зур гаилә булып яшәдек без! Интернет юк ул заманда. Туганнарча аралашып, бер савыттан ашап, авылдан әниләр пешереп жибәргән зур икмәкне, өтенә авыл каймагын (бездә сөт өсте диләр аны)ягып бергәләп ашап яшәдек без.

Бәйрәм булса, бергәләп бәйрәм итә идек, кайгы килсә, бергә кайгырдык, берсен кыйный башласалар, бөтен тулай торак "баса иде", янгын булса да, шул хәл. Вахтер Наилә апа без яшьләргә һәрчак аңлап карый иде, безнең белән бергә шаяра иде.

Ул "этлекләр" эшләү дигәндә без беренче идек! Света төнлә башына простыня ябынып, бүлмә ишекләрен шакып куркытып йөри иде. Усал вахтер Маринаның мәчесен, Маринага үч итеп, чәч буявы белән ала-кола итеп буядылар. Малайлар йоклар алдыннан Азатның караватына чи йомырка куйганнар. Тагын бик күп приколлар! Барысын да язып бетерерлек түгел! Өченче тулай торакта яшәгән студентларга сәлам!"

Чәчкәнең бу мөрәҗәгате җавапсыз калмаган. Укучылары да студент еллары турында яза.

"Әрләннәр урынына ашый идек. Бройлер ботын пешерергә куйдык. Без нәрсәгәдер чыгып киткән арада бройлер аякланган иде", - дип язган берсе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100