news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәчкә: «Ниләр генә күрмәдем, ниләр генэ ишетмәдем»

Җырчы иҗат юлы турында язган.

news_top
Чәчкә: «Ниләр генә күрмәдем, ниләр генэ ишетмәдем»
«Татар-информ» архивы

Җырчы Чәчкә үз сәхифәсендә иҗат юлы һәм җырлары турында язган.

«Эстрадада 17нче ел эшлим. Ниләр генә күрмәдем, ниләр генә ишетмәдем. Шул вакыт эчендә күпме «йолдызлар» кабынды, кайберләре икенче көнгә үк сүнделәр. Ә мин әкрен генә, ашыкмыйча, үз юлым белән җирдән атлап барам. Әллә кайларда, күкләрдә — «мин йолдыз!» дип шапырынганым беркайчан да булмады.

Мин халкымның бер гади кызы, җырларым да шундый ук гади, халыкчан, уйландыра торган. Кайберләре шаян, кайберләре дөреслекне ярып сала торган. Гадилекне, ихласлыкны мин бик яратам! Иң мөһиме — кеше булып калыйк», — дип язган җырчы.

Җырчыны тамашачылары хуплап алган һәм иҗат юлында уңышлар теләгәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар