Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчкә: "Ник, кешеләр, сез шундый усал соң?"

Татар эстрадасы җырчысы Чәчкә начар комментарийлар язучыларга Инстаграм битендә җавап постын урнаштырган.

news_top_970_100
Чәчкә: "Ник, кешеләр, сез шундый усал соң?"
"Ник, кешеләр, сез шундый усал соң? Кайберәүләрегез бигрәк ямьсез комментарийлар язгансыз... Минем бит аларга исем китми. Сезгә минем инстабитемдә берәр нәрсә ошамаса, гомумән, кермәсәгез дә була - үпкәләмим!

Үз тормышыгыз белән яшәгез, hәрнәрсәдән матурлык, яхшылык күреп яшәгез - бер генә бирелгән бит гомер! Ник вакытны явызлыкка әрәм итәсез?

Таш атканга мин дә таш атмыйм, аш белән җавап бирәм: бәхетле булыгыз!" - дигән Чәчкә.

Җырчыга теләктәшлек белдерүчеләр дә табылган: "Юк-барга игътибар бирмәгез, Чәчкә. Озак яшәгез", "Бер генә дә исегез китмәсен! Бу сүзләр кешене ныгыта, көчле итә", "Шул үзләренең кулларыннан бернәрсә дә килмәгән кешеләр көнләшә һәм кара эчле була, сез андыйларга игътибар итмәгез. Язсыннар, ни телиләр шуны язсыннар, алар үзләрен шулай тынычландыралар", - дигәннәр.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Ник , кешелэр, сез шундый усал сон?... Кайберэулэрегез бигрэк ямьсез комментарийлар язгансыз.. Минем бит аларга исем китми. Сезгэ минем инстабитемдэ берэр нэрсэ ошамаса, гомумэн кермэсэгез дэ була - упкэлэмим! Уз тормышыгыз белэн яшэгез, hэрнэрсэдэн матурлык, яхшылык куреп яшэгез - бер генэ бирелгэн бит гомер! Ник вакытны явызлыкка эрэм итэсез?.. Таш атканга мин дэ таш атмыйм, АШ белэн жавап бирэм : БЭХЕТЛЕ БУЛЫГЫЗ! #Чэчкэ

Публикация от ЧЭЧКЭ (@chachka_liliya)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100