Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчкәне табиблар "яшәмәс бу" дип әйткән булган

Чәчкәне табиблар "яшәмәс бу" дип әйткән булган

news_top_970_100
Чәчкәне табиблар "яшәмәс бу" дип әйткән булган
Чәчкә үзенең 7 айлык булып тууы турында яза. Табиблар "яшәмәс бу бала" дип әйткән булганнар. 

Ул 1985 елның 31 гыйнварында Чаллыда 1900 грамм авырлык белән туган. "1 ай дәвамында ваккумда ятып, авырлыгым 1.700 гә кадәр төшкән. Табиблар әнигә: "Кызыгыз яшәмәс, төрле хәл булырга мөмкин, әзер торыгыз", - дигәннәр. Шуннан палатага чыгарып, әни күкрәк сөте ашата башлагач, 2 кгга кадәр авырлык җыйганмын. Менә шулай тормышны тырмашып яши башлаганмын мин. Әле дә тырмашам. Тырышмыйча беркем дә китереп тә бирми, күктән дә төшми.

Аллаhыма шөкер, үзем тырышып тапканның кадере дә күбрэк, нәтиҗәсе дә тәмлерәк. Куанып яшәргә язсын. Амин!" - дип язган ул.

"Молодец! Тырышкан ташка кадак каккан, диләр бит! Барысы да яхшы булсын!"
"Күзләр тимәсен инде үзеңә".
"Нәкъ минем кебек булгансыз. 7 айлык булып тагынмын, 1200. Ими ашатма дигәннәр. Елаганга түзә алмыйча, әни ими сөте каптырган, пенициллион савытына савып. Шуннан үсеп киткәнен. Бакчага медосмотр үтәргә баргач, исәнмени бу балаң, без аны үләр дидек, шуңа имезергә кушмадык дигәннәр. Аллага шөкер, яшибез!"
"Абау, Чәчкә, минем кызым Алинә дә шул юлны үтте. 7 айлык булып, 1800 иде, нәкъ шул сүзләрне әйттеләр, мин бирешмәдек. Аллага шөкер, балам исән".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100