news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәчкәне эшләгән булып кылануда гаепләгәннәр

Җырчы үз-үзеңне изоляцияләүне авылда эшләп үткәрә.

news_top
Чәчкәне эшләгән булып кылануда гаепләгәннәр
Салават Камалетдинов

Җырчы Чәчкә авылда эшләгән эшләре белән Инстаграм аша таныштырып бара. Әле карлыган куакларын күчереп утырта. Икенче көнне өй буягач, өч литрлы банкадан тәмләп чәй эчеп утыра.

«Иң тәмле чәй — авылда эш эшләгән вакытта, туктап, банкадан эчкән чәй», — дип язган җырчы.

«Нәрсә эшләдең әле, буяуга бармакны тыгып алган сыман гына күренә»;

«Чәегез тәмле булсын! Мондый эшне парлап эшлиләр. Ирең эштән курка мәллә?» — дип комментарий калдырган җырчылар тормышын күзәтеп баручылар.

Җырчы аларга җавап итеп, сары буяу белән өй буяганын сториска куйган. «Авылда нишлик инде, өй буйыйбыз. Ышанмасагыз, килегез, карагыз. Булышып та китәрсез шунда», — ди Чәчкә.

«Эшкә зарыгып кайткансың», «Нинди эшкә тотынсаң да, булдырасың», «Сез молодец» кебек комментарийлар белән җырчыны мактаучылар да табылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар