Чәчкәнең әбисе өченче тапкыр инсульт кичергән
Җырчы Чәчкәнең гаиләсендә күңелсез хәл булган. Аның әбисе өченче тапкыр инсульт кичергән.
Чәчкә үзенең “Instagram” челтәрендә: “Барысы да яхшы булыр, Алла боерса! Мин ышанам..”, - дип язып фото керткән. Әлеге фотода җырчы кемнеңдер кулын тота. Фотоның хастаханә ясалуы күренә. Кул буенча гына кемнең авыруын аңлап булмый, шуңа күрә без дә , Чәчкәнең тамашачысы да нәрсә булуы, кем авыруы белән кызыксына.
Чәчкә бу сорауларга җавап итеп яңа фото керткән.
“Дуслар, уткән постның комментарийларына җавап язарга вакыт булмады.
Битараф булмаганыгыз өчен, яхшы сузләрегез өчен бик зур рәхмәт сезгә!
Ирем белән барысы да яхшы, Баланлы авылында яшәүче әбием өченче инсультын кичереп хастаханәдә ята. Хәлен яхшыртыр өчен табиблар да, үзебез дә барысын да эшләргә тырышабыз. Аллаh кулында барыбыз да. Авырганнарга тизрәк савыгырга, сәламәт булганнарыбызга авыруларны урап узарга язсын!.”, - дип язган җырчы.
“Үткән пост астына язарга иде инде бу сүзләрне, Лилия, ( җырчы Чәчкәнең үз исеме – автор) күпме кеше борчылып язды”, “Куркыттың бит гел, Чәчкә”, - дип язучылар бар.
Чәчкәнең әбисе Фагыйлә апага тизрәк терелүен телибез.