Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчкә күкрәкләрен тикшерүчеләргә: Алар минем байлыгым. Көнләшмәгез!

ТМТВ каналында «Мактау тактасы» тапшыруында җырчы Чәчкә үзенә адресланган комментарийларны укый.

news_top_970_100
Чәчкә күкрәкләрен тикшерүчеләргә: Алар минем байлыгым. Көнләшмәгез!
Расих Фәсхетдинов

Җырчы Чәчкә «Мактау тактасы» тапшыруы кагыйдәләре буенча комментарийларга җавап бирергә тиеш.

Җырчыга «туйдырды инде фонограммага җырлавыгыз», дип язганнар. Бу комментарийга «мин беркайчан да фонограммага җырламыйм» дип җавап бирде ул.

Икенче комментарийны укыгач җырчы уйга калды, әмма озак аптырап тормады.

«Күкрәкләрегез зур булганда ябыграк күлмәк кияргә кирәк, ә ачып салырга түгел. Әдәпсез», — дип язган берәү.

Чәчкә «ябык бит инде, тагын ничек ябыйм», диде тапшыруга кигән күлмәгенең изүен тотып.» Бәлки кайбер күлмәкләрдә шулай булгандыр, мин аларны образыма карап сайлыйм. Алар минем байлыгым. Көнләшмәгез», дип тә шаяртты ул.

Чәчкәнең виртуаль дуслары теләктәшлек иткән, аны яклап комментарийлар калдырганнар. Алар җырчыга сәхнә исеме белән түгел, үз исеме, ягъни Лилия, дип язалар:

«Бөтен җирегез дә бик матур, бөтен әгъзагыз да уз урынында»;

«Бөтен матурлыкны каплап бетеп булмый инде ул»;

«Лилия, молодец шәп җавап бирдең. Үзенеке булмаганнар әйтә бу сүзне»;

«Синең барысы да уз урынында. Ах, дип утыралардыр әле»;

«Ходай биргән. Кемдер үзендә булмаганга көнләшә, «төймәләрен» зурайта;

«Кая күрдегез зур күкрәкләр? Лилия барысы да килешле, кигән киемегез бик күркәм» кебек комментарийлар калдырган җырчының виртуаль дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100