Чәчкә: "Иремнең ачуы чыга, мескенкәем"
Чәчкә Инстаграмда үзенең "югалуы" турында сөйләде.
"Шушы кремнар, шампуньнар рәтенә килеп чыксам, "югалам" сразу! Күзләрем йөгерә башлый. Матур баночкаларны карап, составларын укып, исен иснәп, бәяләрен карап, фирмасына күз салып, ошаганын сайлый башлыйм. Шулай озак маташауыма иремнең ачуы чыга башлый, арып бетә, мескенкәем. "Лиль, давай быстрей. Выбирай и пошли уже!" - диюе була, күзләрем дулкынланудан ашыгып, тагын да "үземә" дигән баночканы эзли башлый. Бәлки кемнәрдер мине аңлар? Кибеттә кайсы рәтләрдә йөрергә яратасыз?" - дип язган Чәчкә.