Чәчкә: Ирең эштән кайтуга өйдәге эшләрне бетереп куйсаң, ул синең эшләгәнеңне күрмәячәк
Татар эстрадасы җырчысы Чәчкә әбисенең киңәшләрен искә төшереп, хикмәтле сүзләр язган. Әби-бабаларыгыз нәрсә өйрәтә, языгыз әле, бәлки, кирәге чыгар, дип тә өстәп куйган ул Инстаграм битендә.

“Мин ир хатыны, менә инде 7нче ел китте! Тормыш иткәндә өлкәннәр сүзе искә төшә икән ул! Мәсьәлән, минем әби әйтә иде: "Ирен эштән кайтуга өйдәге эшләрне эшләп бетереп куйма". Яшь чакта төшенмисен, хәзер анлыйм.
Беренчедән, өйдә эшнең бетәсе юк ул. Барлык эшне бетерәм дип тырышсаң, арып-талып, ирең кайтуга кыяфәтсезгә дә әйләнергә мөмкинсең. Ә талчыккан хатын кемгә ошый? Берәр сәгатьне булса да үзенә багышлау, бизәнү-ясану, ял итү яхшырак.
Икенчедән, синең эшләгән эшеңне ул күрми. Ирең арып, ачыгып эштән кайтуга, өйдәге эшләрне бетереп тик утырсаң, ул синең турында "көне буе , берни эшләмичә, өйдә генә яткан", диеп тә уйлавы бар бит.
"Өлкәннәр әйтсә, хак әйтә" дигән мәкаль бар бит, шуны уйлап утырам әле. Аллага шөкер, ирем бәйләнүчән түгел. Ни пешерсәм - шуны ашый. Пешермәсәм, үзе пешереп ашый. Керләрне хәтта үзе үтүкли! Әлhәмдулилләh!
Дуслар, сезнең әби-бабаларыгыз нәрсәләр әйтә, өйрәтә , киңәш итә иделәр. Языгыз! Яратам өлкәннәр сүзен. Бәлки, тормышта кирәге дә чыгып куяр”, - дип язган Чәчкә.
"Безгә мондый акыллы киңәшләр бирүче булмады шул. Рәхмәт, Чәчкә. Мин 55 яшькә җитеп тә белми идем", "Минем әби әйтә, ике ипиеңнең берсен генә иреңә әйт дип.... - иренә барсын да сөйләп бетермә дигән сүз инде... Зарланма", "Биргәндә-ал, бирмәгәндә-сорама, ди торган иде әби", - дип язган подписчиклар.