Чәчкәдән бәрәңге тәкәсе рецепты
«Без бәрәңге тәкәсен кайнар килеш сөт белән ашарга яратабыз», дип язган җырчы.
Бәрәңге тәкәсенең камыры өчен: 0.5 литр сөт, 50 грамм атланмай, тоз, он.
Камыр басарга һәм бераз ял иттерергә кирәк.
Эчлек: вак итеп шакмаклап туралган бәрәңге, суган, тоз, борыч. Яраткан кеше әнис орлыгы сала ала.
Камырны кечкенэ өлешләргә бүлеп, түгәрәкләп җәяргә. Эчлек салып, бөккәннәр ясарга.
Духовкада пешерергә. Бәрәңге тәкәләре пешеп чыккач, атланмай белән майларга. Аннары буйга урталай бүләргә һәм атланмай салырга.
Посмотреть эту публикацию в Instagram
Нишлэргэ инде ойдэ утырганда?? Ашарга пешерергэ!? Буген бездэ "Бэрэнге тэкэсе" . Рецепт: Камыр: 0.5 л. Сот, тоз, он, 50гр.ак май. Камыр басабыз. Эчлек: вак итеп шакмаклап туралган бэрэнге, суган, тоз, борыч. Яраткан кеше энис тэ сала. . Камырны кечкенэ олешлэргэ булеп, тугэрэклэп жэябез. Эчлек салып пирожкилар ясыйбыз , якынча уч кадэр зурлыкта. Духовкада пешерэбез. Пешкэч, бэрэнге тэкэлэрен майлыйбыз, аннары буйга урталай булэбез, лодочкалар кебек итеп. Эченэ май салып ашыйсы. Без гаилэбез белэн бэрэнге тэкэсен сот белэн ашарга яратабыз. Телне йотарлык була, кайнар килеш бигрэк тэ. . Ашларыгыз тэмле булсын!
Публикация от ЧЭЧКЭ (@chachka_liliya)