Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчкә: «Беренче тамашачыларым фермадагы бозаулар иде»

Җырчы Чәчкә үзе турында кызыклы фактлар язган.

news_top_970_100
Чәчкә: «Беренче тамашачыларым фермадагы бозаулар иде»
Салават Камалетдинов

Җырчы Чәчкә үзе турында өч ялган һәм биш дөрес факт язган. Дөрес булмаган фактларны беренче әйтүчегә бүләк тә вәгъдә иткән.

1. Мөслим районында тудым.

2. Гөбәдия пешерә белмим.

3. Туй күлмәге кимәдем.

4. Өч тапкыр кияүдә булдым.

5. Яраткан чәчәкләрем — розалар.

6. Беренче тамашачыларым фермадагы бозаулар.

7. Җиде айдан тудым

8. Миңа 35 яшь.

Беренче булып язучы ук өч дөрес түгел җавапны белгән. Чәчкә аны сез җиңүче дип игълан иткән.

Бактың исә җырчы роза чәчәкләрен яратмый икән. Бу фактны иң кызыксынучан тамашачы гына белгән. Калган икесе Чәчкәнең тормышын күзәтеп баручылар белергә тиеш, Мөслимдә тумаган, өч тапкыр кияүдә булмаган.

Җырчының калган инстадуслары алдагы комментарийларны укып тормаган, үз җавапларын язган.

«Чаллы шәһәрендә туганыгызны беләм. Туй күлмәге киеп бер тапкыр Ирек Гибадуллинга кияүгә чыктыгыз», дип нәрсәдер белүен күрсәтергә теләгән бер дусты.

Җырчының берничә инстадусты җырчыга соклануын белдереп комментарийлар калдырган: «Чәчкә сөйкемле дә, чибәр дә инде үзең. Синең елмаюлы йөзең җиһанга нур чәчә»; «Чәчкә, син просто супер!».

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Минем турында 8 кызыклы факт!? Очесе ялган, бишесе дорес! ? Дорес булмаган, беръюлы 3 фактны кайсыгыз беренче булып яза, шуна телефонга 300 сум.?? . 1. Мослим районында тудым. 2. Губадия пешерэ белмим. 3. Туй кулмэген кимэдем. 4. 3 тапкыр кияудэ булдым. 5. Яраткан чэчэклэрем - розалар. 6. Беренче тамашачыларым фермадагы бозаулар. 7. 7 айдан тудым 8. Мина 35 яшь. Киттек! Уен башланды!? Жинучене иртэгэ кич билгелим.? #чэчкэ #чәчкә

Публикация от ЧЭЧКЭ (@chachka_liliya)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100