news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәч коелудан иң яхшы ысул билгеле

Кызыл тукранбаш (клевер) экстракты чәч коелуны туктатырга сәләтле.

news_top
Чәч коелудан иң яхшы ысул билгеле
pixabay.com/ru

Кызыл тукранбаш (клевер) экстракты чәч коелуны туктатырга сәләтле. Бу хакта, Express порталына нигезләнеп, РИА Новости яза.

Белгечләр эксперимент үткәргән. Моның өчен пеләшләнүдән җәфа чигүче 30 ир-атны сайлап алган һәм аларга биш процентлы кызыл клевер экстрактын даими рәвештә баш тиресенә сыларга киңәш иткән. Дүрт айдан соң сайлап алынган ир-атларның чәч коелу процессы 29 процентка кимегән.

Тагын бер экспериментта 109 хатын-кыз катнашты. Хатын-кызлар сүзләренчә, 90 көн дәвамында экстрактны куллану чәч структурасын, тышкы кыяфәтен һәм чәчнең гомуми сыйфатын шактый яхшырткан.

Галимнәр билгеләп үткәнчә, уңай нәтиҗәгә карамастан, бу экстрактны кулланыр алдыннан дәвалаучы табиб белән киңәшергә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар