Чәчәкле кош теле
Мамадыш районы Олыяз авылыннан Гөлнара Галимуллинадан "Кош теле" рецептын тәкъдим итәбез.
2 йомырка сарысы, 3 бөтен йомырка, чеметем генә чәй содасы салып яхшылап күпертергә, он салып 10 минут чамасы камыр басарга.
Камырны пакет каплап, 15-20 минут ял иттерергә. Ял иткәч камырны алып 3 кисәккә бүләргә, җәемне юка итеп җәеп уртага бөкләп (камыр ике катлы була) тасмалар кисәргә. Шул тасмаларны ромбик формасында кисәргә һәм пакет каплап торырга.
Кызган майда пешереп алырга.
Сироп өчен 1 стакан су, 1 стакан шикәр комы салып газга куярга. Ул кайнап чыгып, тагын 5-6 минут кайнагач сүндерергә, 1 аш калагы бал кушып болгатырга.
Сироп әзер. Хәзер кош теленең ике ягын да сироп белән "майларга", сай тәлинкәгә формалап тезәргә.
Чәйләрегез тәмле булсын!