news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәч кистергәндә авыру ияртмәс өчен нишләргә?

Матурлык салонына барып, гепатит, ВИЧ-инфекция, туберкулез, гөмбә авырулары һәм башкаларны ияртеп кайтырга мөмкин.

news_top
Чәч кистергәндә авыру ияртмәс өчен нишләргә?

Роспотребнадзор матурлык салонына барганда истә тотар өчен берничә киңәш бирә. 

Кораллар стерилизацияләнме, кулланыла торган чараларның файдалану вакыты чыкмаганмы — шуларны белешү кирәк. Гепатит, ВИЧ-инфекция, туберкулез, гөмбә авырулары һәм башка инфекцияләр ияртү куркынычы барын истә тоту хәерле. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Парфюмерия-косметика чараларының сертификаты, этикеткасында рус телендә белешмәсе булырга тиеш.

Чәч кисүче оста тарак, кайчы кебек коралларны агып торган су астында юарга, бактерецид нурланыш астында яки дезинфекцияләүче сыеклыкка салып зарарсызландырырга тиеш.

Салонда чиста һәм һәркем өчен аерым урын-җир, бер тапкыр гына файдалана торган башлыклар, каплавычлар, салфеткалар кулланылырга тиеш.

Һәр клиент белән эшләгәннән соң, оста кулын сабын белән юарга тиеш.

Биредә эшләүче һәр хезмәткәрнең шәхси медицина белешмәсе булырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар