news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәч кистерергә барыр өчен пропускны ничек алырга?

Пропусклар алу турында сораулар буенча шалтырату өчен бердәм номер: 8-800-250-90-33.

news_top
Чәч кистерергә барыр өчен пропускны ничек алырга?
Илнар Төхбәтов

Татарстанда 20 апрельдән чәчтарашханәләр эшли башлаячак. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хакта документны имзалады. Әлеге карар Татарстан Хөкүмәте порталында чыкты.

Чәчтарашханәгә бару өчен махсус смс-пропуск алырга кирәк. Моның өчен системага яңа унберенче максат өстәләчәк. Смс-пропускны алу өчен https://covid19.tatarstan.ru порталында шәхси кабинетка керергә кирәк. 

Чәчтарашханәгә айга бер тапкыр бару рөхсәт ителә. Пропуск ике сәгатьлек вакыт бирә. 

Чәчтарашханәләр эшли башлар алдыннан хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәү мәҗбүри таләп була. Клиентларны алдан язылу буенча кабул итәләр. Һәр клиент арасында ун минутлык интервал, хезмәткәрләр арасында 1,5 метр ераклык булырга тиеш. Клиентлар арасындагы буш вакытта бүлмәне җилләтү, эш кирәк-яракларын дезинфекцияләү башкарылачак.

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр хезмәткәрләренә антисептиклар, шәхси саклану чаралары — битлек, респиратор, перчатка бирергә тиеш.

Клиентларның кулларын дезинфекцияләү мөмкинлеге булу таләп ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар