Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чәчәк кебек пәрәмәч (укучыбыздан рецепт)

Укучыбыз Римма Абдуллина чәчәк кебек пәрәмәч пешерергә өйрәтә.

news_top_970_100
Чәчәк кебек пәрәмәч (укучыбыздан рецепт)

2 стакан җылы кефир, 1 стакан үсемлек мае, 1 пакет коры чүпрә, 1 бал кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр, 6-7 стакан онга камыр басып, аны җылы урынга күперергә куябыз.

Иттарткычтан чыгарган иткә вак итеп турап суган салабыз. Тәменчә тоз, борыч өстибез.

Әзер фарш сыеграк булсын өчен, кайнаган су өстибез.

Камырдан түгәрәк ясап, итне шуңа рәсемдәгечә төрәбез. Камыр юка булырга тиеш, алайса ите пешми.

Пәрәмәчне шушы рәвешле ясарга мине кайнанам өйрәтте, Нижгар мишәрләре нәкъ шулай ясый, ди Римма ханым.

Пәрәмәчләрне майлы табада тишеге белән аска каратып кыздырабыз. Бераздан әйләндерәбез һәм табаның капкачын ябабыз. Ите шулай пешә.

Пәрәмәчләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100