news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәчәк бәйләме озак саклансын өчен биш киңәш

Бу киңәшләр Халыкара хатын-кызлар көненә бүләк ителгән чәчәкләрне озаграк сакларга ярдәм итәр.

news_top
Чәчәк бәйләме озак саклансын өчен биш киңәш
Салават Камалетдинов

Россия Флористлар берлеге президенты Валентина Сафронова бәйләмне өйдә саклау өчен үз киңәшләрен биргән. Бу турыда «Челнинские известия» сайты язды.

Суга аспирин салу нәтиҗәле түгел. Ул бактерияләр үрчүгә сәбәп була, үсемлекне үтерә генә.

Яңа өзелгән чәчәкләрне чиста вазага, яхшы суга, ботагын кыйгачлатып кисеп куярга кирәк.

Бәйләмнең гомерен минераль су озынайта. Минералкада углекислый газ бар, ул үсемлекләргә озаграк торырга ярдәм итә. Краннан алынган суга минералка өстәп торырга була.

Чәчәкләрне үтәли җил булган урынга, җылыту батареясы янына, җиләк-җимеш янына куярга ярамый.

Орхидеяләр куелган вазага бераз алкоголь салырга була, дигән Сафронова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар