news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәчәк бәрәңге белән кәтлит

Сарманда яшәүче Резидә Фәйзуллина бәрәңге белән кәтлитне үзенчәлекле итеп пешерергә тәкъдим итә.

news_top
Чәчәк бәрәңге белән кәтлит
Ингредиентлар: бәрәңге, кишер, фарш, шампиньон гөмбәсе, суган, сыр, майонез, тоз, борыч, үсемлек мае.

Бәрәңгене түгәрәкләп кисәргә, майонез һәм тоз салып болгатырга, чәчәк формасында майланган табага тезәргә.



Өстенә сыек майда җиңелчә кыздырылган кишер җәяргә. Аның өстенә кәтлит ясап куярга. Бераз кыздырылган гөмбә белән суган салырга. Алар өстенә майонез һәм угычтан уылган сыр.


Өстен фольга белән каплап духовкада пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар