Чәчләрне химик буяу белән буяу куркыныч авырулар китереп чыгара дигән мәгълүмат бар. Йөкле һәм имезүче хатыннарга чәч буярга ярамый, диләр. Буяудагы матдәләр баланың сәламәтлегенә һәм үсешенә йогынты ясау ихтималы бар.
Британиядә яшәүче маммолог Кефах Мокбель (Kefah Mokbel) чәч буявы организмга зыян китерә дип исәпли. Чәчне елына биш тапкырдан артык буяган кешеләр куркыныч төркемгә керә икән. Аларда күкрәк яман шеше барлыкка килү 14 процентка артыграк. Мокбель ассызыклап әйткәнчә, буяу җитештерүчеләр чәчне 4–6 атнага бер тапкыр буярга киңәш итә. Шулай итеп,
Британия маммологының фикере Финляндия белгечләренең тикшеренү нәтиҗәләре белән дә туры килә. Алар Финляндиядә онкология белән авыручылар турындагы мәгълүматны өйрәнгән. Чәчен еш буяган
Авторлар нәкъ менә чәч буявы яман шеш китереп чыгара дип раслый алмый. Аларның тәгаен генә дәлилләре дә юк.
Әлегә күкрәк яман шеше белән чәч буявы арасында бәйлелек ачыкланмаган. Галимнәр бу юнәлештә эшне дәвам итә. Хәзергә исә Кефах Мокбель табигый буяулар, мәсәлән хна, кулланырга киңәш итә.