news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чәч буявы рак китереп чыгарамы?

Белгечләр табигый буяу кулланырга киңәш итә.

news_top
Чәч буявы рак китереп чыгарамы?

Чәчләрне химик буяу белән буяу куркыныч авырулар китереп чыгара дигән мәгълүмат бар. Йөкле һәм имезүче хатыннарга чәч буярга ярамый, диләр. Буяудагы матдәләр баланың сәламәтлегенә һәм үсешенә йогынты ясау ихтималы бар. Хатын-кызларның күпчелеге боларны уйдырма дип исәпли. «Вести. Медицина» сайты әлеге сорауга ачыклык кертте.

Британиядә яшәүче маммолог Кефах Мокбель (Kefah Mokbel) чәч буявы организмга зыян китерә дип исәпли. Чәчне елына биш тапкырдан артык буяган кешеләр куркыныч төркемгә керә икән. Аларда күкрәк яман шеше барлыкка килү 14 процентка артыграк. Мокбель ассызыклап әйткәнчә, буяу җитештерүчеләр чәчне 4–6 атнага бер тапкыр буярга киңәш итә. Шулай итеп, хатын-кызларның күпчелеге чәчен елына биш тапкырдан ешрак буяп куя.

Британия маммологының фикере Финляндия белгечләренең тикшеренү нәтиҗәләре белән дә туры килә. Алар Финляндиядә онкология белән авыручылар турындагы мәгълүматны өйрәнгән. Чәчен еш буяган хатын-кызлар күкрәк яман шеше белән ешрак авырганлыгын ачыкланган.

Авторлар нәкъ менә чәч буявы яман шеш китереп чыгара дип раслый алмый. Аларның тәгаен генә дәлилләре дә юк. Хатын-кызлар кулланган башка косметика чараларындагы матдәләр дә яман шеш сәбәбе булуы ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә.

Әлегә күкрәк яман шеше белән чәч буявы арасында бәйлелек ачыкланмаган. Галимнәр бу юнәлештә эшне дәвам итә. Хәзергә исә Кефах Мокбель табигый буяулар, мәсәлән хна, кулланырга киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар