Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч бертуган кыз әтиләрен пычак белән кадап һәм чүкеч белән кыйнап үтергән

17, 18 һәм 19 яшьлек кызлар әтиләренең мораль яктан интектерүеннән туйган.

news_top_970_100
Өч бертуган кыз әтиләрен пычак белән кадап һәм чүкеч белән кыйнап үтергән
Мәскәүдә яшәүче өч бертуган кыз аталарын (фамилиясе - Хачатурян) пычак белән кадап үтергән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

27 июль кичендә торак йортта баскычлар арасындагы мәйданчыкта 57 яшьлек ир-ат мәетен тапканнар. Аны муенына һәм күкрәгенә пычак 36 тапкыр кадап үтергәннәр. Тикшерүчеләр "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачкан.

"Икенче көнне бу җинаятьне кылуда шикләнеп әлеге ир-атның 17, 18 һәм 19 яшьлек өч кызы тоткарланды. Сорау алу барышында кызлар гаепләрен таныды. Күп еллар дәвамында мораль яктан интектергән өчен, бу кызлар әтиләренә карата тискәре мөнәсәбәттә булганын сөйләде",  диелгән әлеге хәбәрдә.

Күршеләре әйтүенчә, бу ир кызларын гел контрольдә тоткан, фатирда кычкырышу ишетелеп торган. 

Кызлар әтиләрен үтерергә дип алдан план корган. Ир креслода утырганда кече кызлары пычак белән кадаган, тагын бер кыз чүкеч белән суккан, өченчесе әтиләренең күзенә газ баллоныннан сиптергән. Ир каршы сугыша башлаган, өлкән кызын яралап, фатирдан чыгып качкан. Әмма кызлар аны баскычта йөргәненә кадап үтергән.

РИА НОВОСТИ ир беренче булып һөҗүм иткән, кызлар каршы гына торган дип яза. Кызларның берсе 11 класста укый, аңа 17 яшь. Ул әтисенә 25 тапкыр пычак белән муенына һәм гәүдәсенә кадаган дип фаразлана. 18 яшьлеге 10 тапкыр чүкеч белән суккан. Өлкән кызлары башта газ сиптергән, аннары төпчек кыздан пычак алып, әтисен кадап үтергән. 

Кызлар әтиләренең наркоман булуын, кыйнавын әйткән. Әниләре, ирнең кыйнавына чыдый алмыйча, өйдән качкан. Ир аны эзләп табып бик нык кыйнаган, әмма хатын качып котыла алган. 

"Хачатурян балалар йортларына ярдәм итте, яхшы кеше иде", - дип сөйләгән күршеләре. 

Кызлар кулган алынган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100