Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өч баласы ятим». Әни кеше улы яныннан хастаханәдән кайтканда Самара юлында үлгән

Студент егетләр утырган «Лада Гранта» машинасының спидометры 165 км/сәг күрсәткечендә туктап калган. Ике егет тә урында ук һәлак булган.

news_top_970_100
«Өч баласы ятим». Әни кеше улы яныннан хастаханәдән кайтканда Самара юлында үлгән
63.мвд.рф

Самара өлкәсенең Кинель-Черкасский районында юл һәлакәтендә күп балалы ана үлгән. Ул хастаханәдә ятучы улы яныннан кайтып килә торган булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Самара-Богырыслан юлында «Лада Гранта» һәм «Шкода» бәрелешә. Биредә өч кеше һәлак була. Шуларның икесе 18 яшьлек егетләр һәм 36 яшьлек хатын. Егетләр Тимашево һәм Садгородта, хатын-кыз Отрадныйда яшәгән.

Егетләр Отрадный техникумында укый, Галина исемле хатын «Ерш» кибетендә сатучы булып эшли. Аның ике кызы һәм улы бар. Кызлар 6 һәм 8 сыйныфта, улы 3 сыйныфта укый. Фаҗига булган көнне Галинаның ялы туры килә. Аның улы Самара хастаханәсендә ята. Галина танышы Сергей машинасында улы янына хастаханәгә бара.

Галина белән Сергей өйгә кайтырга берничә километр калгач, аларның машинасына «Лада Гранта» килеп бәрелә. Галина урында ук үлә, Сергей исән кала. Ул хәзерге вакытта хастаханәдә ясалма комада ята.

«Лада Гранта» машинасындагы студент егетләр 165 км/сәг тизлек белән килгән. Шаһитлар сүзләренчә, машина спидометры 165 км/сәг турысында туктап калган. Якынча версия буенча, нәкъ менә 18 яшьлек Максим каршы як полосага чыккан һәм «Шкода»га бәрелгән, әле тагын бер «Рено» машинасына да бәрелеп киткән. Йөртүче дә, тагын бер пассажир да урында ук үлгән, өченче пассажир исән, ул хастаханәдә ята.

Танышлары сүзләренчә, Максим җитеш гаиләдә үсә. Аңа әти-әнисе «Лада Гранта» машинасы алып бирә.

Тагын бер версия буенча, тәҗрибәсез йөртүче Максим юлда барлыкка килгән тирән чокырны күрми калган һәм идарәсен югалткан. Шуннан соң аның машинасы каршы як полосага чыккан булуы да ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100