Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өч баласы ятим калды». Түбән Камада йөкле чакта ковид иярткән хатын үлгән

Мәрхүмә хатын өченче баласы тууын бик көткән булган, сабыйны табиблар коткарган, әни кеше үзе ковид-госпитальдә һәлак булган.

news_top_970_100
«Өч баласы ятим калды». Түбән Камада йөкле чакта ковид иярткән хатын үлгән
https://pixabay.com

Түбән Камада яшәүче хатын алты айлык йөкле вакытында коронавирус ияртә һәм ковид-госпитальдә вафат була. Аның сабыен табиблар кесарев кисеме ясап дөньяга тудырырга өлгерә. Сабый исән кала. Бу турыда НТР 24 каналы хәбәр итте.

«Ул киләчәккә планнар корды. Өченче баласы туганын өзелеп көтте. Бик тә яшисе килә иде. Матур, көчле хатын ковид-госпитальдә һәлак булды», диелә бу хәбәрдә.

Аның тугач ук ятим калган сабыен табиблар карап тора.

Мәрхүмә гаиләсенә күрше-күлән ярдәм җыя. Бу гаилә Табиев урамындагы йортта яши. Шушы йортта яшәүче Алена Варламова сүзләренчә, биредәге кешеләр бер көндә 116 мең сум җыйган.

«Мин аны шәхсән белми идем. Бер-ике тапкыр исәнләшкәнбездер. Төрле подъездларда яши идек», — ди ул.

Мәрхүмә белән аралашып яшәүчеләр исә бары тик яхшы сүзләр генә әйтә. Аның тол калган ире турында да уңай фикерләр сөйлиләр.

Белгечләр йөкле хатыннарга кичекмәстән коронавирустан прививка ясатырга киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100