Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч балалы, унтугыз яшьлек фахишәне канәгатьләндермәгән өчен үтергәннәр

Фахишә эшеннән канәгать булмаган ир-ат бу кызның сутенерын да үтергән.

news_top_970_100
Өч балалы, унтугыз яшьлек фахишәне канәгатьләндермәгән өчен үтергәннәр

Вологда өлкәсендә 19 яшьлек фахишәне һәм аның сутенерын үтергәннәр. Вакыйга 6 гыйнварда Череповец шәһәрендә була. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, 46 яшьлек ир-ат 19 яшьлек фахишәне фатирына чакыра. Алар арасында талаш чыга. Шуннан соң кыз 32 яшьлек сутенерын ярдәмгә чакыра. Клиент фахишәнең эше белән канәгать булмый. Шуңа күрә ул фахишә белән сутенерга ташлана. Аларны пычак белән яралый.

Фахишә кыз урында ук җан бирә. Сутенер ир-ат исә һөҗүм итүче клиенттан качмакчы була. Аны беренче һәм икенче катлар арасындагы баскычта табып алалар. Тик бу ир-ат күп кан югалта һәм үлә.

Һәлак булган кызның өч баласы ятим калган дигән мәгълүмат та бар. Сабыйларның икесе балалар йортында, иң кечкенәсе фахишә ана белән яшәгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Үтерүдә шикләнелүче ир-атны тоткарлаганнар. Аңа карата җинаять эше ачу турында мәсьәлә хәл ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100