Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч балалы гаилә янып үлгән

8 июньдә тулысынча янып беткән йорт кисәүләре арасыннан биш мәет тапканнар.

news_top_970_100
Өч балалы гаилә янып үлгән
Түбән Тагилда булган фаҗига турында «Российская газетага» сылтама белән «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Тагилстроевский районында бакча йортында өч балалы гаилә янып үлгән.



Ут кечкенә генә бакча йортын көлгә әверелдергән. Коткаручылар кисәүләрне актарганда биш кеше мәетен тапкан.

Соңыннан бу кешеләрнең бер гаилә — 2, 4, 10 яшьлек өч кыз бала, аларның әти-әнисе булуы ачыкланган.

Севрдловск өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, экспертлар янгын электр үткәргечләрдә кыска ялганыш аркасында килеп чыккан дип фаразлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100