Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч балалы гаилә коронавирустан качып, урманга яшәргә күченгән

Агачлар арасында яшәүче гаиләне участковый эзләп тапкан.

news_top_970_100
Өч балалы гаилә коронавирустан качып, урманга яшәргә күченгән
https://pixabay.com/

Свердовск өлкәсенең Артем районында өч балалы гаилә урманга китеп яши башлаган. Алар коронавирустан шунда яшеренмәкче булган. Бу кешеләрне участок полицейские тапкан. Әлеге гаилә белән профилактик әңгәмә оештырганнар. Бу турыда Екатеринбург.Онлайн хәбәр итте.

Өч бала һәм аларның әти-әнисе урманга төн кунарга китә. Бу хәлне белеп алган туганнары полициягә хәбәр итәләр. Шуннан соң гаиләне шәһәргә алып кайталар.

Шәһәр округы башлыгы Андрей Самочернов бу гаилә турында сөйләгән.

«Бу гаилә элемтәгә чыкмый дигән хәбәр килгәч, без полиция белән бергәләп аларны эзли башладык. Квадрокоптер ярдәмендә урман өстен карадык. Без барып җиткәнче, аларны участковый тапкан иде инде», — ди ул.

Түрә сүзләренчә, балаларны шәфкать туташы караган, әти-әниләре белән тәрбия эшләре оештырганнар. Алар вирустан куркуларын, шуңа күрә урманда изоляциядә яшәргә җыенуларын әйтә.

«Хәзер бу эшкә барлык җаваплы хезмәтләр кушылды. Мәктәп тә, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия дә. Алга таба нишлисен уйлыйбыз, балалар әлегә реабилитация үзәгендә, ял итәләр. Әти-әниләрен хокукларыннан мәхрүм итү өчен сәбәп юк, гаилә яхшы, әтиләре эшли», — ди Андрей Самочернов.

Шул ук вакытта башка төрле мәгълүмат та бар. Гаилә урманда яшәргә җыенмаган да, алар ял көнне урманга чыгып киткән. Хәзер бу эшләрне махсус хезмәтләр тикшерә. Полиция әти белән әни кешегә карата балаларны тиешенчә тәрбияләмәү турында эш ачкан. Моның өчен аларга кисәтү ясаулары яки 500 сум штраф салулары ихтимал, диелә хәбәрдә.

«Гаилә башлыгы хәбәр иткәнчә, алар коронавирустан котылып калу өчен урманга киткәннәр. Үзләре белән бераз азык-төлек, кәрәзле телефон алганнар. Авылга ашарга алырга кайтып йөрергә җыенганнар. Гаилә урманда бер тәүлек була. Балалар агач ботаклары өстендә, ачык һавада төн куна, үзләре белән алган ризыкларны ашыйлар», — дип сөйләгән Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбуга хезмәте җитәкчесе Валерий Горелых.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100