Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өч бала һәм дүрт өлкән кеше бер йортта янып үлгән

Коткаручылар килгәнче ялкын бөтен йортны чолгап ала.

news_top_970_100
Өч бала һәм дүрт өлкән кеше бер йортта янып үлгән
Россия Тикшерү комитетының Пенза өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе

Пенза өлкәсендәге Түбән Ломов шәһәрендә шәхси йортта 25 мартка каршы төндә фаҗига була. Шәхси йортта янгын вакытында өч бала һәм дүрт өлкән кеше янып үлә. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Пенза өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

100 квадрат метр мәйданлы агач йортны ялкын чолгап ала. Коткаручылар килгәндә ут бөтен өйдә була инде. Янгын сүндергән вакытта 38 яшьлек һәм 35 яшьлек ике хатын-кыз, 38 яшьлек һәм 37 яшьлек ике ир-ат мәете, 11 яшьлек кыз, 7 яшьлек ике кыз мәете табыла.

Фаҗигадән соң җинаять эше ачылган. Бу урынга тикшерү төркеме, Россия Тикшерү комитетының Пенза өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Дмитрий Матушкин һәм өлкә прокуроры Наталья Канцерова да килеп киткән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Мәрхүмнәрнең мәетендә имгәнгән урыннар юк, алар пешеп беткән. Судмедэкспертиза билгеләнде. Якынча мәгълүмат буенча, .янгын ут белән саксыз эш итү сәбәпле килеп чыккан», — дип хәбәр итте өлкә буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100