news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өч бала анасы Казаннан авылга кайтып барышлый юл һәлакәтендә үлгән

Кадетлар мәктәп-интернатында эшләгән Наилә Талипова Чистай янындагы фаҗигадә үлгән.

news_top
Өч бала анасы Казаннан авылга кайтып барышлый юл һәлакәтендә үлгән

27 сентябрьгә каршы төндә Чистай янында юл һәлакәтендә өч бала анасы үлгән. Бу турыда «Наш Черемшан» сайты хәбәр итте.

42 яшьлек Наилә Талипова Казаннан Чирмешәнгә кайтып бара торган булган. Ул Әмир авылында яшәгән. Чыгышы белән Лашман авылыннан булган. Өч бала анасы Казанга эш белән барган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Наилә Кәлимулловна кадетлар мәктәп-интернатында эшләгән. Һәлакәткә очраган машинада ул пассажир утыргычында булган. Мәрхүмәнең өч баласы ятим калган.

Район басмасы Наилә ханымның ире Әнәс Рөстәмовичның, балаларының, туганнарының кайгысын уртаклашкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар