Өч бала анасы Айсылу Галиева: "ФГОС ның өченче һәм дүртенче планнарында гына туган телгә урын бар"
Татар телен укыту методикасы чыннан да катлаулымы? Аннан баш тарткан ата-аналарны нәрсә көтә? Аларның балалары татар теле дәресе урынына нәрсә укырга мөмкин? Әлеге сорауларга җавапларны өч бала анасы, филология фәннәре кандидаты Айсылу Галиева белән эзләдек.
"Мәктәпләрдә тел мәҗбүри укытылырга тиеш"
- Мәктәпләрдә тел мәҗбүри укытылырга тиешме? Укытылмаса, бу нәрсәгә китерергә мөмкин?- Мәктәпләрдә тел мәҗбүри укытылырга тиеш. Россия Конституциясе нигезендә, Россия Федерациясе составында республикаларның, өлкәләрнең үз Конституцияләре, үзләренең закон чыгару системасы бар. Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә, рус һәм татар телләре икесе дә дәүләт телләре, 8 маддә. Шушы маддәгә нигезләнеп, алар Татарстанда бертигез алып барылырга тиеш. Татарстанның төп законының шушы положениесе “Татарстанның дәүләт телләре һәм Татарстан халыклары телләре турындагы” законда да чагылыш тапкан. Әлеге законның 9 нчы маддәсендә, Татарстанның белем бирү учреждениеләрендә татар һәм рус телләре тигез күләмдә укытыла, диелгән. Инде дә килеп, республикабызның Мәгариф турындагы законы бар, аның 8 нче маддәсе нигезендә, рус һәм татар телләре тигез күләмдә укытыла. Бездә бу әйбер бара иде инде. Рус һәм татар телләренең, рус һәм татар әдәбиятларының саны тигез иде.
- Кануни яктан аңлашыла, ә әхлакый яктан караганда, дәүләт телләрен тигез күләмдә укыту кирәкме?
- Эмоцияләрдән читтә булырга кирәк безгә бүген, чөнки татар теленә каршы булган кешеләр, Татарстан Конституциясенә төкерәбез, дип әйтәләр. Кичә генә интернет-газеталарның берсендә булган конференциядә рус телле ата-аналар комитетыннан бер вәкил шулай дип әйткән. Республиканың үзенең төп законы Россия Федерациясенең төп законы белән каршылыкка керми. Үзен законнарга буйсынучы гражданин дип санаган кеше бу сүзләрне әйтергә хаклымы? Миңа калса, юк. Кайда гына яшәсә дә, һәр татар кешесе, һәр чуаш, якут, мари, бурят үз туган телен белергә тиеш. Шул ук татар кешесе - Барнаулдамы, Мари Илендә, Чуашстанда яшиме – туган телен белергә тиеш. Россия Федерациясенең Конституциясе, Россиянең Мәгариф турындагы законы туган телен өйрәтүдә каршылык тудырмыйлар. “Россия Федерациясендә Мәгариф турындагы” федераль законның, ялгышмасам, 14 нче маддәсе 1 пунктында, һәр кеше үз туган телен өйрәнергә хокуклы, дигән. Шул ук вакытта "мәктәп администрациясе бу мөмкинлекне бирә алса", дип искәртелгән. Әйтик, Новосибирскида яшәгән татар кешесе үз мәктәбенә бара, ул анда гариза яза ала: миңа туган телемне өйрәтүегезне сорыйм, дип. Әгәр мәктәп татар теле укытучысы таба икән, мәктәп аңа туган телне укытуны оештыра.
Йошкар Олада Путинның әйткән сүзләрен мин болай аңлыйм. Республикаларның үз кануннарында дәүләт телләре ничек күрсәтелгән булса, шулай өйрәтелергә тиеш. Әмма дә ләкин, шушы республикада яшәгән башка милләт вәкилләре - чуашлар, марилар һәм башкалар - алар дәүләт телләреннән тыш, шушы республикада үз туган телләрен укуга хокук алалар. Аларның таләпләреннән чыгып, туган телләрен укыту оештырылырга тиеш. Безнең республикада шулай өйрәнәләр иде бит инде телләрне. Әйтик, мәсәлән, Нурлат районында, Чүпрәледә чуашлар күпләп яши. Аларның мәктәпләрендә укыту чуаш телендә алып барыла, шул ук вакытта аларга рус теле һәм татар теле дәресләре дә фән буларак керә иде. Анда бит проблемалар булмаган. Алар уку процессын үз туган телләрендә чуаш телендә алып бара, Россиянең дәүләт теле буларак рус, Татарстанның дәүләт теле буларак татар телен өйрәнәләр.
"Беренче планга күчү өчен, мәктәпне яңадан сүтеп җыю кирәк"
- Мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары узды. Нинди уку планнарын сайлый алалар? Үзегез нәрсә киңәш итәр идегез?
- Федераль дәүләт стандартлары буенча, 4 төрле уку планы бар. Ләкин Мәгариф турындагы законның 12 нче, 28 нче маддәләренә нигезләнеп, уку планнарын уку йорты үзе кабул итә һәм үзе раслый. Бернинди ата-ана теләге, таләбе буенча түгел. Уку йорты уку планын үзе раслый. Соңгы вакытта прокуратура тикшерүләренең законлы булуына шигем бик зур. Алар мәктәп администрациясенә уку планын ата-аналар таләбен исәпкә алып төзергә кушып, нәрсәгә нигезләнә икән?! Бу беркайда да каралмаган. Прокуратура хезмәткәрләре ул законнарны үзләре карап чыктылармы икән? Бер мәктәп директоры белән сөйләштек: ул әйтә, килделәр прокуратурадан, башлангычларны, урта классларны тикшерделәр, 8-11 сыйныфларга җиткәч, кая монда ФГОС дип сорадылар, ди. ФГОС 2009 елда кабул ителде һәм әкренләп мәктәпкә кереп бара. 8-11 сыйныфларга ул кермәгән әле. Әгәр прокурорларның таләбе уку планнарын ФГОС ка туры китерүдән гыйбарәт икән, алар 1-7 сыйныфларда үзгәртсә дә, 8-11 сыйныфларга кагыла алмыйлар.
Ата-аналарга уку планнарын төзү хокукы бирелгән дип фараз итсәк (әлбәттә, бу дөрес нәрсә түгел), бу очракта 4 төрле уку планы бар. Беренче һәм икенче уку планнарында Россия халыклары телләренә, гомумән, урын юк. Беренче вариант – 5 көн укый торган мәктәпләр өчен. Безнең республикада андый мәктәпләр юк. Әгәр мәктәп беренче уку планына күчәргә тели икән, үзенең уставын үзгәртергә һәм гамәлгә куючыдан раслатырга тиеш булачак. Безнең мәктәпне гамәлгә куючылар ул - муниципалитетлар. Казанда ул Казан шәһәре Башкарма комитеты. Әйтик, Тәтеш мәктәпләрен оештыручы Тәтеш муниципаль районы. Кыскасы, беренче планга күчү өчен, мәктәпне яңадан сүтеп җыю кирәк. Бу план рус телле төбәкләргә генә туры килә.
Икенче планда, шулай ук, туган телләргә урын юк. Өченче план буенча туган телне өч сәгать укырга мөмкин. Дүртенче план укыту рус телендә булмаган мәктәпләр өчен. Анда туган телнең күләме рус теленә караганда күбрәк. Бишенче төр план бар, диләр. Ул, шулай ук, укыту башка телләрдә алып барыла торган мәктәпләргә кагыла.
2009 елда кабул ителгән ФГОС ның өченче һәм дүртенче планнарында гына туган телгә урын бар. Факультатив итеп икенче һәм өченче планда өйрәнергә була. Дүртенче план буенча элеккечә укыта алабыз, ләкин ул Татарстандагы рус мәктәпләренә бармый, чөнки аларда рус теле федераль стандартларга тиңләштерелергә тиеш, дип әйтәләр. Шунысы кызык: вице-премьер Ольга Голодец: "Безнең балалар 1340 сәгать укып чыгалар, шуңа карамастан рус телен белмиләр. Монда сәгать санын арттыру түгел, методиканы үзгәртү кирәктер," - ди. Безнең рус телле ата-аналар, татар теле методикасы начар, дип контраргумент китерә бит. Татар теленеке генә түгел, нинди генә предметны алма, берсенең дә методикасы мактанырлык түгел, дияр идем мин.
"Аш мәҗлесләрендә татарча дога кылырлык оныклары булмаячак"
- Хәзер ата-аналар арасында, татар телен өйдә генә өйрәник, дигән өндәүләр бар. Ата-аналар уку планын сайлаганда, нәрсәгә игътибар итәргә тиеш?
- Мин үзем бу әйбер аша уздым инде. Үземнең улым 1 нче сыйныфка укырга кергәндә, татар сыйныфы ачылмасмы дип йөргән вакытта, рус әти-әниләреннән бигрәк татар ата-аналары, "Нәрсәгә безгә татар теле", “Өйдә сөйләшәбез бит инде" - дип күтәрелеп бәрелделәр. Әгәр бала татар телендә укымый икән, әгәр мәктәптә 12-13 сәгать вакытын русча аралашып уздыра икән, ул рус телендә уйлый, фикерли башлаячак. Без өйдә татарча аралашабыз, мәктәптә кирәк түгел дигән фикер – ялгыш фикер. Әгәр бала русча фикерләп тормыш алып бара икән, үз балалары белән татарча сөйләшә алмаячак. "Әника, әтика", - дип кенә әйтүгә әйләнеп калачак. Ә аның балалары, гомумән, рус булачак. "Миңа татар теле кирәкми, татар концертларына йөрим, өйдә дә татарча сөйләшәм", - дип әйткән ханым үзе үлеп киткәч, аш мәҗлесләрендә татарча дога кылырлык оныклары булмаячак инде аның.
- Димәк, ата-аналарның, әйдәгез, 5 көнлек уку планына күчәбез дә, җайлы була, дип уйлаулары дөрес түгел?
- Дөрес әйбер түгел ул. Беренчедән, мәктәпләрнең уставлары буенча, Татарстанда 6 көнлек уку атнасы. Икенчедән, Татарстан Конституциясе буенча, республикабызда ике дәүләт теле. Әлеге дә баягы Телләр турындагы законның 9 нчы маддәсе, Татарстанның Мәгариф турындагы законының 8 нче маддәсе нигезендә, дәүләт телләре тигез күләмдә укытылырга тиеш. Әгәр ата-аналар беренче, икенче планнарны сайлый икән, автомат рәвештә Татарстан законнарына каршы килә булып чыга.
- Шулай да, шул планнарны сайлаган ата-аналарның балалары хәзер татар теле урынына нинди фән укырга мөмкин?
- Татар теле урынына кайсы мәктәп нәрсә сайлый бит әле. Бик күп мәктәпләрдә әле өч сәгать туган тел өчен программалар төзелмәгән. Социаль челтәрдәге сүзләргә карасаң, кайсыдыр мәктәп борынгы славян язуы, кайсысы төбәкне өйрәнү, риториканы сайлап ала. Нәрсә генә булмасын, бу моңа кадәр атнасына 6-8 сәгать укыган рус теле булмаячак. Мәктәп администрациясе үзе дә әйтә: без туган тел буларак рус теле кысаларында, 2-3 сәгатьне нинди фән итеп укытачагыбызны белмибез әле, диләр. Ләкин бу өстәмә рус теле дәресләре булачак, морфологик анализлар ясап, орфограмма өйрәнеп утыру дигән сүз түгел. Бәлки, фольклор өйрәнерләр.
- Ягъни, татар теленнән баш тартсаң, барысы да җайлана дип уйлаучылар ялгыша?
- Җайланып китә алмый, инде 11 сәгать рус теле укып, нәрсә эшләрбез дип, кайгыручылар да барлыкка килде. Шул ук "Вконтакте" битендә рус телле ата-аналар комитетында шундый фикерләр барлыкка килде.
- Мәктәп директорлары нинди адым ясый ала хәзер? Ничек уйлыйсыз?
- Нәрсә дим әйтим? Бу хакта алданрак уйларга кирәк иде. Мәктәпкә прокурор тикшерүе килде. Прокурорлар күрсәтмәләр язып киттеләр. Мәктәп директорлары гөнаһларын юарга тиеш, янәсе. Әлеге күрсәтмәне үтәр өчен төрле мәктәпкә төрлечә вакыт бирелде. Бу күрсәтмәне үтәмәсәң, мәктәп директорлары административ җаваплылыкка тартыла. РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.5 маддәсе буенча, аларга штраф салырга, эшеннән алуны сорарга мөмкиннәр. Директорлар тизрәк уку планнарын үзгәртергә ашыкты. Ә аларга әлеге күрсәтмәләрне судка шикаять итәргә кирәк иде. Суд карар чыгарганчы, үз программаң буенча рәхәтләнеп эшлисең. Әле ул суд карары кайчан чыга - ярты елданмы, бер елданмы.
Ә татар теле укытучыларына, шулай ук, кәгазьләр бирелә башлады. Эштән җибәрүләренә ризалык бирмәскә кирәк. Кыскартылган очракта, уртача хезмәт хакы күләмендә ике ай пособие түләнә. Әгәр риза булып, гариза язасың икән, үз теләге белән киткән булып санала. Укытучыларга да судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аларны якларга әзер адвокатлар бар. Шул ук "СолнЦЕ" мәктәбе директоры Павел Шмаков бар. Ул үзе прокуратурага каршы чыккан. Татар кешесе булмаса да, үз укытучыларының хокукларын яклар өчен шулай эшләгән.
"Мин бу әти-әниләрнең моң-зарларын аңлыйм"
- Элек татар теле укытуга карата нинди дә булса дәгъвалар бар идеме? Татар телен укыту методикасы дөрестән дә катлаулымы?
- Әгәр рус телле кеше булсам, балаларым татарча белмәсә, бәлки, мин дә зарланган булыр идем. Бу очракта мин оппонентларыма ышану ягын карыйм. Әйтик, инглиз теленнән дәрес хәзерлибез, аның китабы башыннан ахырына кадәр инглизчә язылган. Без диктантлар язабыз, Интернеттан сүзләрнең әйтелешен тыңлыйбыз. Ул предмет бар – билге куела, һәм без аны эшлибез. Бу очракта мин үземне рус телле әти-әни урынына куеп карый алам. Аның баласы мәктәптән кайта, татар теле китабында бар нәрсә татарча язылган. Башкача языла алмый бит инде. Күнегүләр, биремнәр русча язылса, ул татар теле китабы булмый бит. Мин бу әти-әниләрнең моң-зарларын аңлыйм, алар үз балаларына дәрес хәзерләргә ярдәм итә алмыйлар. Химиядән дә, математикадан да Интернетка керәсең һәм чишелешен, җавабын эзләп таба аласың. Татар теленнән андый әйберләр юк. Әти әниләр үз балаларына ярдәм итә алмыйлар, шуңа күрә гасабиланалар.
Мин методикага бәйләнмәс идем, мин татар теле укытучыларына гына бәйләнә алам. Татар теле укытучыларының төрлесе бар. Татар теле укытучыларының укучыларны җеннәре сөймәгән, сәгать үткәрергә генә керүчеләре бар. Укытучы икәнсең, син аларны акыллы итәргә тырыш инде. Балалар синең өчен аңгыра икән, бәлки, мәктәптә эшләргә кирәкмидер. Әгәр син татар теле һәм әдәбияты укытучысы икәнсең, күзаллавыңны киңәйт, инде. Программада булмаган яңа әдәби әсәрләрне укырга була. Менә хәзер кемнәр калыр: шулармы, әллә үз фәненә башы-аягы белән гашыйк булган укытучылармы? Безнең үзгәреш сыйфат ягына булырмы икән, әллә әйбәт укытучыларны туздырып, аларны куып чыгарып бетерерләрме икән? Миңа калса, дәрестә иң зур урынны укытучы алып тора. Әле әти-әниләр үзара сөйләшә ди: бер мәктәптә рус исем-фамилияле укытучы бар, аның дәресләре әйбәт икән, дип сөйләшәләр ди. Ул үз дәресләрен "Сәлам", "Татарча да яхшы бел" дәреслекләре буенча алып бара, ләкин китапта язылганча гына түгел. Сөйләм, уеннар рәвешендә алып бара. Укучылар белән диалоглар кора. Әйтик, бер дәрестә кибет уйнадылар. "Әйдәгез, кибетле уйныйк әле", - диләр. Бу 2 ай укыган 1 нче сыйныф укучылары. Укытучының артыннан чыгып, рәхмәт дип кычкыралар. Укытучыны яратмасалар, аның дәресенә карата мөнәсәбәт әйбәт була алмый.