Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өч ай диагноз куя алмыйлар». Уфада яшь хатын кисәк кенә йөри алмый башлаган

31 яшьлек хатын өйдә ялгызы гына утырып, депрессиягә бирелгән, бик ябыгып беткән.

news_top_970_100
«Өч ай диагноз куя алмыйлар». Уфада яшь хатын кисәк кенә йөри алмый башлаган
https://pixabay.com

Уфада яшәүче Валентина Михайлова инде менә өченче ай буена 31 яшьлек кызының гомере өчен көрәшә. Әнисе сүзләренчә, соңгы өч елда Юлия елына бер тапкыр аңын югалтып егыла. Соңгы тапкыр бу хәл 2020 елның ноябрендә була. Шуннан соң Юлия йөри алмый башлый. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

«Без кибеттә идек, Юлия чираттагы тапкыр егылды. Икенче көнне кызым караваттан тора алмады, аның аяклары авырта башлады», — дип сөйли Валентина Михайловна.

Әнисе сүзләренчә, алар участок терапевтының өйгә килүен дә озак көткән. Табиб килгәч, анализлар бирергә кушкан. «Декабрьдә генә килеп, кан анализы алдылар. Аннары невролог МРТ билгеләде. Процедура түләүсез булды, тик кызымны алып бару өчен махсус машинаны үз хисабыма чакырдым, биш мең сум булды. Мин әле генә эшкә урнаштым, бу минем өчен зур сумма», — ди бу хатын.

МРТ ясагач, Юлиянең умырткалыгында бил өлешендә протрузия булуы ачыклана. Ләкин невролог моны куркыныч түгел дип саный. «Безгә тагын МРТ билгеләделәр. бу юлы баш миенә. Ләкин процедура өчен минем акчам юк, алып барырга машина өчен дә юк. Безгә хастаханәгә юллама бирделәр, тик хәзер килешүне яңадан ясыйлар, безне алалармы-юкмы — билгесез», — ди әни кеше.

Юлия исә өйдә ялгызы гына, ашаудан баш тарта, өч ай эчендә ул анорексия беләнавыручыга әверелә. «Организмы азыкны кабул итми. Шулпа, чәй, су — бар да кире чыга. Мин эштә, ул өйдә үзе генә. Депрессия башланды», — ди әнисе.

Юлия бала чагында шорт-трек белән шөгыльләнә, пандемиягә кадәр шәхси кунакханәдә эшли. Хәзер ул аякларының тездән түбән өлешен тоймый. «Башинформ» агентлыгы әлеге вакыйгага ачыклык кертү өчен Сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗагать иткән. Ведомстводан җавап көтелә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100