Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өч атна үлем белән көрәште» - Татарстанда коронавирус иярткән яшь әнине коткарганнар

Сигез айлык йөкле хатын ике атна өйдә авырып яткач кына, хастаханәгә килә. Табиблар командасы бик тиз арада бала таптыра, аннары өйгә кайтып китмичә авыру хатын янында кизү торалар.

news_top_970_100
«Өч атна үлем белән көрәште» - Татарстанда коронавирус иярткән яшь әнине коткарганнар
https://pixabay.com

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары бик авыр хәлдә булган йөкле хатынны коткарганнар. Бәхетле очрак турында хастаханәнең инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

А. сигез айлык йөкле була. Ул ике атна өйдә коронавирус инфекциясе белән авырып ята. Аннары РКБга китергәндә хатынның хәле бик катлаулы була.

А.ны шунда ук операция өстәленә салалар. Аның үпкәләре бик каты зарарланган, канында кислород микъдары бик түбән. А. үзе дә, карындагы бала да сулыш ала алмый башлый.

Хатынга кесарев кисеме ясау да бик куркыныч, хатынның хәле тагын да начарлану ихтималы була. Операцияне реаниматологлар, пульмонолог, акушер-гинеколог, тагын башка медицина хезмәткәрләреннән торган зур команда ясый. Йөкле хатынның гомерен могҗиза белән генә саклап калалар.

«Акушер-гинекологлар Гусева Елена Сергеевна, бүлек мөдире Ватанина Аделина Радиковна яктылык тизлегендә кесарев кисеме ясый. Реанимация бүлеге җитәкчесе Алексей Андреевич Евстратов мониторлар һәм А. белән эшли. Йөкле хатынны үпкәләрне ясалма җилләтүгә тоташтырудан могҗиза белән саклап калдылар», — диелә бу хәбәрдә.

Ковид хатынның бөтен организмында, яралгы янындагы сыеклык, канның төсе һәм куелыгы коточкыч була. Бәхеткә, бала сәламәт туа, тик ул әле җитлекмәгән, үпкәләре үсеп җитмәгән. Аны ИВЛга тоташтыралар.

Бу вакытта А. үз аңында булмый. Аны реанимациягә салалар. Яшь әни өч атна буена үлем белән көрәшә. «Мин өйгә катып китәргә курыктым. Ярты сәгать эчендә фаҗига булырга мөмкин иде», — ди реанимация бүлеге мөдире.

Ул кайтып китми, башка реаниматологлар, шәфкать туташлары һәм акушер табиблар да китми. Реанимациядә алар тәүлек әйләнәсе кизү тора. А. кулын гел кем дә булса тота, шул вакытта гына хатын бераз йоклап ала. 20 тапкыр гелий-кислородлы катнашма белән сеанс ясыйлар. Бу — Россия галимнәре уйлап тапкан соңгы ысулларның берсе, диелә хәбәрдә.

Яшь әни аңына килгәндә, аның телефонында нәни улының йөзләрчә фотосын күрә. Фотоларны А.ның ире салган. Бу вакытта сабый өйдә була инде. Шул чакта гына А. үзенең әни булуын аңлый.

Бер атна элек А.ны өйгә кайтарып җибәргәннәр. Әлегә ул кислород аппараты белән. Бу — вакытлы чара, бераздан ул кирәк булмаячак. «Мин шуны гына әйтә алам — бу Аллаһ кодрәте. Безгә ярдәм итәр өчен корал бирделәр, ә аңа авыруны җиңәр өчен — көч», — ди табиб Алексей Евстратов.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100