Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Без бала белән сөйләшәбез, уйныйбыз, ә ул бернинди дә аваз чыгармый»

Сөйләм үсешенең тоткаралануы ата-ананы борчуга сала. Баланың теле ничә яшьтә ачылырга тиеш? Бөтенләй ачылмаса, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Баланың теле ачылсын өчен, бишек җыры җырларга кирәк, диләр – бу чыннан да файдалымы? «Интертат» әлеге сорауларны табиб-невролог Кадрия Вәлиевага юллады.

news_top_970_100
«Без бала белән сөйләшәбез, уйныйбыз, ә ул бернинди дә аваз чыгармый»
Михаил Захаров

«Баланың теле ачылмагач, әтисе: «Җимергәнсез баланы», – диде»

Лилия Гәрәева, Казан, ике бала әнисе:

Беренче баламның теле 1 яшьтә ачылды. Бөтен өйне яңгыратып кычкыра да, үзенә игътибарны җәлеп итә иде. Ике яшьтә кыска җөмләләр төзи башлады. Барысы да әйбәт булгач, «сөйләм белән проблемалар булыр» дип, башыма да китергәнем юк иде.

Икенче балам күрмәгәнне күрсәтте. Без аның белән сөйләшәбез, уйныйбыз, ә ул бернинди дә аваз чыгармый. Куркыныч бит инде. Әтисе: «Җимергәнсез баланы», – диде. «Күз тигән» дип уйлап, өшкерергә дә алып бардык. Юк, эндәшми. Аннары гаилә дустыбыз – табиб – безгә балалар неврологына барырга киңәш итте. Ахыр чиктә, авылга кайткач, тычканнан курыккан, дигән нәтиҗәгә килдек. Чөнки 3 яшендә, жәлләп-жәлләп булса да, авазлар чыгара башлады. Бүгенге көндә барысы да әйбәт, Аллаһка шөкер.

«Дүрт телле булуыбыз балабызга авырлык китерә»

Аноним:

Мин чит милләт кешесенә кияүгә чыктым. Өйдә ирем белән дүрт телдә сөйләшәбез: татарча, русча, инглизчә, гарәпчә. Балабыз тугач, аның озак вакыт теле ачылмады. Бәлки, ул берничә телдә сөйләшкәнгә күрә аңламыйдыр. Аңа түгел, безгә дә авырга туры килә инде. Әмма сөйләшмичә булдыра алмыйбыз. Безнең дүрт теллелегебез балабызга авырлык китерә.

Җиңү Проспектындагы «Айболит» клиникасы табиб неврологы Кадрия Вәлиева белән балаларда сөйләм үсешенең тоткарлануы турында сөйләштек.

Фото: © Кадрия Вәлиеваның шәхси архивыннан алынды

Балаларда сөйләм үсешенең тоткарлануы – ул өч яшьтән дә кечерәк балада сөйләм осталыгы булмау. Аның сүз байлыгы чикләнгән.

Сөйләм үсешенең тоткарлану сәбәпләре нинди булырга мөмкин?

Сөйләм үсешенең тоткарлануы балада аутизм, балалар церебраль параличы, ишетү патологиясе булганда күзәтелә. Авыз куышлыгында тел хәрәкәтенең дефекты булса, балага җитәрлек күләмдә игътибар җитмәсә, психик яктан проблемалар булса, бала сөйләшмәскә мөмкин.

Ничә яшькә кадәр сөйләм үсешенең тоткарлануы норма булып санала?

Бер яшьтә бала 5-10 сүз әйтә белергә һәм 200ләп әйбернең исемен белергә тиеш. Мәсәлән, әти-әни, аю, курчак, су, бәби. Бала аңа әйтелгән сүзне аңларга һәм реакция бирергә тиеш. «Кая аю?» дигән сорауга, уенчыкка таба борылырга, ә «кулыңны бир» дигәнгә кулын сузарга тиеш. Шуны да искәртим: баланың беренче әйткән сүзе «әти-әни» булмаска да мөмкин. Моңа кәефегез төшмәсен.

Гадәттә, 2 яшьтә бала сүзтезмәләр яки кыска җөмләләр төзи, сыйфатлар, алмашлыклар куллана белә. Сүз белеме кимендә 50ләп булса әйбәт. Мәсәлән, «әти, пока», «әни, бир» дигән сүзләр яңгыраса, бик яхшы.

2,5 яшьтә баланың сүз байлыгы 300гә кадәр җитә. «Р» белән «л» авазларын дөрес әйтмәсә дә, башка авазлар инде төгәл яңгырый. Бала үзенең, туганнарының исемен белергә тиеш. Шулай ук җәнлекләрнең, кошларның авазын кабатлый ала.

3 яшьлек баланың җөмләләре тулы була. Аның сүзләре сан, килеш белән төрләнә. Әгәр балага «хочешь шоколад?» дигән сорау бирсәк, ул «хочу» диясе урынга «хочешь» дип җавап бирә икән, димәк, аның сөйләмендә проблемалар бар.

Әгәр балагыз бер яшендә 10 сүз урынына 7не генә әйтсә, борчылмагыз. Бу – зыянлы түгел. Малайлар кызларга караганда 4-5 айга кадәр үсештә артта калып бара.

Ник малайларның кызларга караганда соңрак телләре ачыла? Сәбәбе нидә?

Сәбәбе төрле. Балаларны бер үк шартларда тәрбияләгән очракта да, малайлар соңрак сөйләшә башлый. Баш миенең сул һәм уң ярымшарын нерв җепселләре волокналары (мозолистое тело) тоташтыра. Менә шул волокна малайларның бик нечкә. Шуңа күрә бәйләнеш тә бик зәгыйфь. Малайларга төрле ярымшарлардан мәгълүмат туплавы авыр. Кызларның ул әйбер калын, шуңа күрә алар тизрәк өйрәнә.

Сул ярымшарда урнашкан төп сөйләм үзәге кызларда тизрәк өлгерә. Кызларга тавыштагы төрле интонацияләр белән эмоциональ сөйләмне аңлау җиңелрәк. Малайларга гади конструкция кирәк. Фикерне төгәл, эш буенча, артык мәгълүматсыз җиткезергә кирәк. Алайса, әти-әниләр нәрсә эшләргә кирәклеген, нәрсә кирәк түгеллеген бик тә җентекләп аңлатырга тырыша.

Баланың сөйләме үзе ачылыр әле, дип кул селтәргә ярыймы?

Сөйләм – интеллект үсешенең һәм социаль күнекмәләр формалаштыруның нигезе. Бала олы кешеләр һәм яшьтәшләре белән озаграк аралашмаган саен, үсештә артта калачак. Начар сөйләм яки бөтенләй сөйләшмәү укуда, язуда, яңа мәгълүматны кабул итүдә зур кыенлыклар тудырачак. Кул селтәргә, һичшиксез, ярамый! Бала белән шөгыльләнергә кирәк.

Балаларга бишек җырын җырлау файдага, диләр. Бу аларның сөйләме ачылуда ярдәм итә икән. Әлеге фикер дөресме?

Әйе. Бер яшькә кадәрге сабыйлар бишек җырларын тыңлап, сөйләмне кабул итүгә әзерләнә. Шулай ук бала тавышларны истә калдыра һәм аларны кабатларга омтыла.

Бишек җырларын җырлау ана белән бала арасында эмоциональ бәйләнеш ясый. Табиблар бишек җырын кимендә 3 яшькә кадәр җырларга киңәш итә. 2-3 яшьтә бала үзе генә дә йокыга китә ала, шуңа күрә йоклар алдыннан бала белән кыска гына вакыт аралыгында сөйләшеп алу да җитә.

Бала белән ничек дөресрәк сөйләшергә?

Аңлаешлы итеп сөйләшегез. Балалар безнең сүзләрне ничек бар – шулай кабул итә.Төрле ишарәләр, ирония, юмор белән сөйләшергә кирәкми. Әгәр дә сезнең бала өчен конкрет йомышыгыз булса, йомшак тонны саклап әйтегез. Мәсәлән, «уенчыкларны кайчан җыярга җыенасың?» дигәнче, «зинһар, җыештыр» диегез.

Балага акырмагыз. Тавыш баланы гына түгел, олы кешене дә куркыта, борчылырга мәҗбүр итә. Бала сезне ишеткән булып кылана. Ә чынбарлыкта исә сез аның тарафыннан ишетелмәгән буласыз.

Күпчелек ата-аналар үз балалары өчен артык борчыла. Көненә берничә тапкыр «кагылма, бу – пычрак!«, «пыялага кагылма!», «сак бул, бусага!» дип кабатлый. Балага дөньяны да өйрәнергә кирәк. Аңа нык булырга, күп нәрсәне сынап карарга кирәк. Балагызның һәр күз яшеннән курыкмагыз һәм һәр үтенечен үтәмәгез.

Бала белән «балалар телендә» сөйләшергә ярыймы?

«Әннә», «әттә», «мәми» дип сөйләшергә ярый. Әмма бөтен сүзләрне дә бозып сөйләшү бик дөрес түгел. Сөйләм дөрес формалашмаска мөмкин.

Ничә яшькә кадәр имезлек бирергә ярый?

Имү рефлексы – баланың физиологик ихтыяҗы. 8-9 айлык вакытка имү рефлексы әкренләп чәйнәү белән алыштырыла. Нәкъ шул чорда балага психологик һәм физиологик яктан имезгечне ташлау җиңелрәк булачак. Имезгечне (пустышка) вакытында ташлау теш казналыгы дөрес формалашсын өчен кирәк.

Баланың озак вакыт теле ни сәбәпле ачылмаска мөмкин?

Мәсәлән, балада икетеллелек булса; көчле стресс кичерсә; йөкле вакытта туган авырлыклар аркасында; ишетү кимчелеге булса, артикуляцион система формалашып бетмәсә. Шулай ук, бала аз хәрәкәтләнсә, интеллектуаль үсеш проблемалары булса, мускуллары нык каты булса. Әлеге күренеш нәселдән дә килүе ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100