«Этләнеп», баланы аякка бастырдык» - бала ничә яшьтә тәпи китәргә тиеш
Баланың тәүге адымнары – әти-әни өчен мөһим вакыйга. Бала ничә яшьтә тәпи китәргә тиеш? Бер яшьтән соң да аякка басмаса, нишләргә? Кемгә мөрәҗәгать итәргә? «Интертат» әлеге сорауларны Казан травматологы, балалар ортопеды Илдар Ваһаповка юллады.
«Борыны, маңгае белән идәнгә гөрселдәп егыла башлады»
Ләйсән Гатина, 3 бала әнисе:
Беренче балам 10 айлык чагында тәпи китте. Икенчесе 1 яшендә, ә менә өченчесе 1 яшь тә 6 айда! Улым бик нык куркытты. Бастырып карагач та, терәк белән дә аягына басасы килми. Идән буйлап шуышып кына йөрде. Без инде, авырлыгы күп булганга басмый, дип уйладык. Үз яше өчен бик таза иде. Районга поликлиникага бардык. Безгә аны азрак ашатырга киңәш иттеләр һәм хәрәкәтләнергә берәр стимул бирергә куштылар. Уенчыкны бүлмәнең бер почмагында тотып торасың да, аның уенчык артыннан килеп җиткәнен көтәсең. Апалары шаккатты инде бу күренешкә. «О, собачка, собачка», – диделәр. Дөрестән дә, менә шулай «этләнеп», баланы аякка бастырдык. Кичләрен әтисе аягына массаж ясый торган иде. Хәзер улыбызга 10 яшь. Ул әле дә диванда ятканда аякларын бөкләп ята. Ул аңарда бәләкәйдән килгән гадәт булып калды. Карап торырга кызык, ә ул чагында кызык түгел иде.
Аноним:
Кызым 8,5 айда тәпи китте. Башта шатланган идем. Ә аннары ул борыны, маңгае белән идәнгә гөрселдәп егыла башлады. Егылуны җиңеләйтү өчен кулын алга сузарга өйрәнмәгән әле, ә үзе атлап йөрергә маташа. Шул вакытта: «Тагын бераз утырып торсаң, яхшырак булыр иде», – дип уйлап куйдым.
Аноним:
18 ай булгач йөреп китте. Хәзер туктатып та булмый. Күз-колак булмасаң, өйдән чыгып югала. 1 яшь тә 5 айга кадәр аның аякка басмавына борчылмадым. Баланың моңа тулы хакы бар. Теләми икән, басмасын. Безгә даими ясалган массажлар булышты. Аяк табанына бармаклар белән баскалый идек, әйләндерә идек. Нәтиҗәсе дә яхшы. Гомумән, әти-әниләргә киңәш бирәсем килә. Күрше малайлары белән үз балагызны чагыштырмагыз. Һәр сабыйның үз үзенчәлекләре.
Балалар ортопеды Илдар Ваһапов тәпи киткәндә баланы ашыктырмаска киңәш итте һәм массажның сәламәт балага файдасы булмаганын әйтте.
«Балага дөньяны өйрәнергә мөмкинлек бирегез – махсус аякка бастырырга тырышмагыз»
Бала 1-1,5 яшьтә аякка басмаса, әти-әнигә борчылырга кирәкме?
Бала 1,5 яшькә кадәр йөрмәскә мөмкин. Ә менә ул яшьтән узгач, уйлана башласаң була. Баланы аякка бастырам дип ашыктырырга ярамый. Бала башта утыра, аннары шуышып йөри, таянычка тотынып булса да, аягына баса. Әмма бөтен нәрсә этаплап бармаска мөмкин.
Бала бер яшьтә, гадәттә, оча сөяге буынының дисплазиясе аркасында йөрми. Иң авыр дәрәҗәсе – ботларның каймырылуы (вывих). Шуңа күрә аларга аякка басуы авыр.
Дисплазия – ул оча сөяге буынының дөрес үсмәве.
Иң беренче чиратта, неврологик симптомнардан арынырга кирәк. Аның өчен баланы табиб-неврологка күрсәтегез. Әгәр үзәк яки периферик нерв системасының кайбер структураларында тайпылулар (патология) булмаса, ортопедка күренергә кирәк.
Сезгә ничә яшьтән әти-әниләр балаларын алып килә?
Тумыштан. Шулай дөрес тә ул.
Баланы махсус рәвештә аякка басарга өйрәтергә кирәкме?
Юк. Өйрәтмәгез аны. Аны, киресенчә, мөстәкыйльлеккә өйрәтергә кирәк. Балага дөньяны өйрәнергә мөмкинлек бирегез. Ә инде җәрәхәтләнүләрне булдырмас өчен, өйдәге бөтен очлы әйберләрне алып куегыз. Бала артыннан игътибар белән күзәтегез. Янында булыгыз.
Ә йөрүне үзләштерергә булыша торган этәргечләр кулланырга ярыймы?
Һәр бала үзенчәлекле. Аны башка балалар белән чагыштырудан туктарга кирәген әти-әниләр аңласын иде. Бала йөри белүен үзе аңлый. Аңа берни дә куркыныч тудырмаганны тоярга кирәк. Бала 1,5 яшьтән соң терәк белән дә басарга тырышмаса, борчыла башларга вакыт, дигән сүз.
Кайбер балалар бер яше дә тулмыйча тәпи китә. Бу – нормаль күренешме?
1 яшь – ул уртача яшь аралыгы түгел. Бала 7 айлык чагында да йөрергә мөмкин. Хәтта, терәк әйбер белән, 5 айлыклар да аякка баса. Иң мөһиме – бала 1,5 яшькә кадәр тәпи китсен.
«Баланы мөмкин кадәр яланаяк йөртергә кирәк»
Бала аякка баскач, нинди аяк киеме кияргә?
Бик җайлы һәм уңайлыны. Аның табаны булмаса да яхшы әле. Алды киң булсын, кысып тормасын. Берцы кебек озын кирәкми. Баланы мөмкин кадәр яланаяк йөртергә кирәк.
Кәкре аяк – ул дефектмы яки авыру төреме?
Бар тумыштан килгән авырулар, бар тора-бара барлыкка килгәннәре. Алар арасында аяк-кул, тез һәм балтыр буыннары деформациясе булырга мөмкин. Балада кайсы авыру бар икәнен ачыкларга кирәк. Гадәттә, 3 яшьтән узган балаларда аяк табаны вальгусы була. 7 яшькә кадәр бу – нормаль күренеш. Әгәр әлеге диагноз тумыштан килгән гариплек булса, аны гипс ярдәмендә төзәтергә кирәк.
Вальгус – ул аяк деформациясе, баш бармакның кырыйга чыгып торуы.
Яссытабанлылык кайдан килә?
Яссытабанлылыкның барлыкка килү факторлары төрле:
- тумыштан;
- нәселдән;
- аякка артык көч килсә (тән авырлыгы күп булса, яшүсмерләр штанга белән шөгыльләнсә)
- аяк бәйләм-мускул аппаратының тумыштан зәгыйфьлеге;
- мускул-бәйләм аппаратының параличы (ДЦП яки полиомиелит нәтиҗәсендә);
- рахит;
- төрле аяк җәрәхәтләре.
Балага массаж ясау файдалы, диләр...
Неврологик система ягыннан бернинди үзгәрешләр булмаган балаларга массаж ясау турында тикшерү үткәргәннәр. Андый массажның бернинди дә дәвалау эффекты булмаганын ачыклаганнар. Бу – факт.
Әти-әнигә табибтан киңәшләр:
- баланы табибларга вакытында тикшертегез;
- дәвалануны туктатмагыз, ахырына кадәр җиткерегез;
- паникага бирелмәгез;
- балага уңайлы аяк киеме сайлагыз;
- бала аякка үзе бассын, аңа булышырга кирәкми.
Аяк мускулларын ныгыту, яссытабанлылыкны кисәтү өчен махсус гимнастика комплексы
- урындыкта утырган килеш эшләнә: аяк бармакларын бөгәргә;
- һәр табанны әйләндерергә;
- аяк очын башта үзеңә таба, аннан үзеңнән кире тартырга;
- аяк очына басарга;
- чиратлаштырып, аяк очына басып атларга;
- әлеге күнегүләрне көненә берничә тапкыр эшләргә.