Удмуртиянең Глазов районында яшәүче малай пешкән. Бу турыда Удмуртия буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы телеграм-каналында хәбәр ителә.
5 сыйныфта укучы малай әбисе белән өй янында чүп-чар яндыра. Шул чакта малай черкиләргә каршы сиптерә торган аэрозоль спрейны кулланырга була. Ул, мичкә янында торган килеш, үзенә аэрозоль сиптерә.
«Мизгел эчендә чалбары һәм футболкасына ут каба. Аның тәненең 30 проценты пешә», – дигәннәр ведомствода.
Хәзер бала хастаханәдә ята, диелә хәбәрдә.