Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Черкиләр һәм без (Кирам Сатиев)

news_top_970_100
Черкиләр һәм без (Кирам Сатиев)
Михаил Ларичев карикатурасы, "Чаян" журналы

Укып, ишетеп беләм: сөлек – начар канны, ә черки яхшы канны эчә. Ә хатын?..

Күлдәге су гына ярамый микән ул черкигә? Кан эчүчеләр болай да күп бит! «Дөньяда иң әшәке җан иясе кем?» – дип сорасалар, бер дә икеләнмичә, «черки» дип җавап бирер идем. Балачакта миңа бер акыллы кеше: «Ашамасаң, ашама, ләкин йокыны эләктерергә тырыш!» – дип әйткән иде. Йокы... кеше өчен иң мөһим нәрсәнең берсе. Ансыз булмый. Салган баштан машина йөртә кеше, хәтта самолет белән идарә итә ала. Махмырдан шахмат та уйный! Ә йокламаса, аның хатыны белән әрләшергә дә хәле калмый. Шофёр дигәннән, кеше таптатып, күршем шактый вакыт утырып чыкты. Сәбәбе – йокламау!

Тәрәзәләргә 3-4 кат челтәр куйсаң да озынборын барыбер өйгә тула! Инде аптырагач, хатынның чәч лагын да сиптереп карадым – файдасыз. Болай да булмагач, төсле телевизорны сатып, бозау кадәр эт алдым. Эт өрә, ә черки оча бирә! Этнең берөзлексез өрүенә түзә алмыйча, күрше подъезддагы Әфган сугышыннан исән кайткан солдат һәм кайнанасы җан тәслим кылдылар. Ә черкиләр исән!.. Колак төбендә безелди башлагач, үз-үземне белештермичә, «шап» итеп китереп сугам. Яңак шешә, баш мие селкенә, күз төбе кара яна... Ә черки очып китә...

Бер төнне шулкадәр каты сукканмын – мин яшәгән 9 катлы йорт Сөембикә манарасы кебек кыегаеп калды, ә манара, киресенчә, тураеп басты! Шуннан соң башым шаулый. Хәзер галимнәр манараның нилектән тураюы турында баш ваталар, кызу бәхәсләр бара, фәнни хезмәтләр язалар. Ләкин тарихи манараның тураюына черкиләр сәбәпче булуы бер галимнең дә башына килмәячәк, һәм ул мәңгелек сер булып калачак!

Көмешкә куа торган кайбер көпшәләрне алып ташлап, тузан суырткычны кире үз хәленә китердем һәм черкиләрне суырта башладым. Ә тегеләр, каяндыр тишек табып, тузанга буялып, кире чыга башладылар. Инде нишләргә? Химбатта хезмәт итүче улыма телеграмма бирдем. 10 көнлек ял алып, солдат тиз генә кайтып та җитте. Нәрсә белән агулаганын үзе дә белми, ә черкиләрдән котылдык! Котылдык, котылуын... Соңыннан хатын минем белән йоклаудан «тәм» тапмый башлады. Нишләтергә инде бу нәгъләт черкиләрне?!

«Чаян» журналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100