news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Черки, яки башка бөҗәк тешләсә, кеше үлергә мөмкинме?

news_top

Биолог Ольга Трофимова Россиядә кеше өчен үлемгә китерергә мөмкин булган авырулар таратучы черкиләр һәм вак бөҗәкләр яшәве турында сөйләгән. Бу турыда «Радио 1» хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, черкиләрнең 2800 төре бар, ә Россиядә аларның йөздән артыгы очрый.

«Газета.Ru» белән әңгәмәдә Трофимова черки ана затларының малярия, Денге бизгәге, сары бизгәк һәм башка катлаулы авырулар таратуын әйткән.

«Тешләүгә аллергик реакция бөтен организмга таралырга мөмкин, мондый очракта ашыгыч медицина ярдәме кирәк булачак», — дип кисәткән белгеч.

Россиядә яшәүче 560 төрле вак бөҗәк арасында да куркынычлылары бар. Биолог аңлатуынча, ана бөҗәкләр тиренең кечкенә өлешен кимереп ала, бу көчле авырту, шеш һәм кычыту китереп чыгара.

Аларның селәгәендә токсиннар бар һәм ул шешенү, тире кызару, тән температурасы күтәрелү һәм йөрәк тибеше ешаюга сәбәп булырга мөмкин.

«Күп тапкыр тешләгән очракта анафилактик шок булырга мөмкин. Әгәр черки яки бөҗәк тешләгәннән соң анафилактик шок вакытында кешегә вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, үлем очрагы да булырга мөмкин», — дип белдергән Трофимова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар