news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Черки тешләгән ир-атның маңгаенда 15 см озынлыктагы суалчан үскән

news_top
Черки тешләгән ир-атның маңгаенда 15 см озынлыктагы суалчан үскән
"Татар-информ" архивы

Новороссийск шәһәрендә яшәүче ир-атның маңгаенда 15 см озынлыктагы суалчан үскән. Аны черки тешләгән һәм инфекция керткән. Бу турыда шәһәр хастаханәсенә сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Ир-атта ялкынсыну башлана, аны хастаханәгә китерәләр. Хирург үлекле урынны ача һәм ак төсле нечкә суалчанны ала.

«Хәзер пациент үзен яхшы хис итә. Көндезге стационарда дәвалана», – дигәннәр медицина учреждениесендә.

Бу авыру «дирофиляриоз» дип атала, элек ул сирәк очрый торган дип саналган. Хәзер «Новороссийскидагы эссе климат өчен очрый торган авыру булырга мөмкин». Черки авыру хайванны тешли, аның борынында паразит личинкасы кала һәм шуннан соң авыруны тарата башлый, диелә хәбәрдә.

Хастаханәнең «ВКонтакте»дагы сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, яшь ир-ат каш өстендә маңгаенда авырта торган урын булуга зарлана, ул шешеп тора. Табиб, үлекле процесс, дип шикләнә. Үлекле урынны ачкач, кешенең тире астындагы клетчаткада паразит суалчан табыла, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар