news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Черки тешләгән ир-атның борынында суалчан үскән

news_top

Түбән Новгородта яшәүче ир-атның борынында суалчан үскән. Паразит черки тешләгәч ияргән. Бу турыда Түбән Новгород дәүләт университетының матбугат хезмәте вәкиле Алексей Никоновка сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

«Яңак, корсак асты, хәзер менә борын… Чираттагы черки тешләү дирофиляриоз китереп чыгарды. Бу юлы Түбән Новгородта яшәүче кешенең борынына җепсыман суалчан оялаган», – дип язган ул ВКонтактеда.

Никонов сүзләренчә, башта ир-атның битенә бетчә чыга, ул озак вакыт төзәлми. Бераздан ул бу урында нидер селкенгәнен абайлап ала һәм хастаханәгә килә.

«УЗИ ясагач, капсулада нематода табылды», – ди Никонов.

ЛОР-хирург операция ясап, суалчанны алган, ир-ат хәзер үзен яхшы хис итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар