24 һәм 25 июнь көннәрендә «Черек күл» паркында «Казанда код сезоны» фестивале алдыннан ачык ИТ-лекцияләр узачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итә.
Катнашучылар лгоритмнар эше, цифрлы продуктларны үстергәндә кулланыла торган алымнар һәм ясалма фәһем үсешенә янарга мөмкин булган куркынычлар турында фикер алышачак.
Чәршәмбе, 24 июньдә, программа 19:00 сәгатьтә «Тагын 5 минут – һәм йокларга вакыт: киңәш итүче яңалык тасмалары ничек эшли» лекциясе белән башланып китә, анда сүз цифрлы сервисларда эчтәлекне төзү принциплары турында барачак.
19:45 тә цифрлы продуктларны һәм кулланучылар тәҗрибәсен үстерүгә багышланган икенче очрашу башлана.
Пәнҗешәмбе көнне, 25 июньдә, 19:00 сәгатьтә «AI-агентлар ничек ватыла: чын һөҗүмнәр һәм Bug Bounty» лекциясе планлаштырылган.
Катнашучыларга ясалма фәһемнең гамәли зәгыйфьлекләре һәм аларны ачыклау алымнары турында сөйләячәкләр.
Очрашулар «Черек күл» паркы амфитеатрында уза. Катнашу өчен алдан теркәлү таләп ителә, диелә хәбәрдә.