Бүген 18:00 сәгатьтә «Черек күл» паркының амфитеатрында ачык инглиз теле дәресе була. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Катнашучылар өчен сәяхәтләр, кино һәм музыка турында сораулар, шулай ук логиканы тикшерә торган биремнәр һәм ребуслар әзерләнгән. Моннан тыш, очрашуда инглизчә сөйләм телен шомартырга һәм кыскача әңгәмәләр корырга мөмкин булачак.
Катнашу бушлай, тик алдан теркәлү мөһим, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.