Цемент кыйммәтләнде: «Төзелеш материалларына бәя төшәчәгенә өметләнеп утырырга кирәкми»
Хәзер бәяләр артуына зарланмаган кеше юктыр. Бигрәк тә йорт салырга яисә ремонтка тотынам дисәң, бәяләрне күреп, күзләр маңгайга менә. «Интертат» йорт салу күпмегә төшәчәген, кайсы төзелеш материалларына бәяләр артканын һәм йорт салганда нәрсәдә экономияләргә булганын ачыклады.
Бу көннәрдә танылган блогер Равил Закиров цемент бәясе күтәрелүенә, авыл халкының күпләп цемент җыя башлавын күрсәтте. Авылда яшәүче егет цементның бәясе артуына зарлана һәм бәя тагын да артачагы турында фаразлары белән уртаклаша. «Мин арыдым. Безгә, дуслар, цемент кайтты. Нияз абый белән 1 тонна бушаттык», – дип сөйли ул.
Әнисе Динә ханым, цементның бәясе күтәрелүенә шаккатып: «Бәяләр бик каты күтәрелгән. 600 сум. Тагын күтәрелә», – дип сөйли.
Цементка бәяләр артуы турында төзелештә эшләүче танышларымнан да ишеткәнем булды. Бу турыда төзүче Нияз Миңнегалиев белән сөйләштек.
Хәзер төзелеш вакыты. Бөтен материал кыйбатлана. Мәсәлән, 2022 елда цемент бәясе 350-400 булса, быел 500-600 сум тора. Кирпечнең бәясе 3-4 сумга гына артты. Фанера әлегә шул ук. Материал белән берлектә эшчеләрнең дә хезмәт хакы арта. Безнең хезмәт хакы эш күләменең квадрат кубы белән исәпләнелә. Хәзер йорт салыр өчен күп акча кирәк. Бер катлы йорт салу 5-6 миллион сумга төшә, – диде ул.
«Ханский дом» төзелеш компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадов белән шәһәр читендә бер катлы йорт салу күпмегә төшүе, ничек арзан бәягә йорт салып булуы, металл бәясе артуына нәрсә йогынты ясаганы турында сөйләштек.
Хәзер 4 миллионга да йорт салып булмый, диләр. Бу дөресме?
4 миллионга йорт салып була. Тик аның сыйфаты ни дәрәҗәдә? Йорт бәясе аның мәйданы, ничә катлы булуы һәм планировкасына карап үзгәрә. Бүгенге көндә йортлар төрле материаллардан төзелә: кирпеч (силикат яки балчык), керамик блоклар, агач борыслар һәм бүрәнәләр, газ һәм күбек блоклары, шлакоблок, сип-панельләр. Һәркем үз материалын һәм технологиясен сайлый.
Без таш йорт төзелешендә махсуслашабыз, чөнки бу технология, безнең карашка, күп өстенлекләргә ия. Мәсәлән, ныклылык, янгынга чыдамлык, тавышны изоляцияләү, энергия нәтиҗәлелеге, эстетик күренеш, тышкы тәэсирләргә чыдамлык, экологик яктан чисталык. Гомумән алганда, таш йорт төзү отышлы, һәм ул озак еллар уңайлы һәм куркынычсыз яшәүне тәэмин итә.
Төзелеш алдыннан геологик эзләнүләр үткәрү мөһим. Алар төзелә торган нигезнең төрен билгеләргә мөмкинлек бирә. Ул да йортның бәясенә тәэсир итә.
100 квадрат метр мәйданлы 1 катлы йортның бәясе, җир кишәрлеге, тышкы койма һәм 2 машинага исәпләнгән брусчатка мәйданчык белән 6 миллион сумнан башлана.
Йорт салганда нәрсәдә экономияләргә ярый?
Хәзер бөтен нәрсәдә экономияләргә мөмкин, чөнки теләсә нинди материалның аналогы бар. Материалның никадәр дәрәҗәдә сыйфатлы һәм чыдам булуы – бик мөһим сорау.
Экономияләргә ярамаган берничә очрак бар. Югыйсә киләчәктә проблемалар туарга мөмкин, һәм соңыннан зур күләмдә чыгымнар таләп итүе ихтимал. Мәкальдәге кебек: «саран ике тапкыр түли».
1. Комплекслы проектка заказ бирү. Комплекслы проект бөтен төзелеш процессын системалаштырырга һәм оптимальләштерергә, шулай ук аерым белгечләр һәм материаллар эзләүгә өстәмә чыгымнарны булдырмаска мөмкинлек бирә.
2. Төзелешне сезонсыз вакытта үткәрү.
3. Килешүдә бәяне билгеләү – төзелеш материалларына бәяләр үзгәрүеннән сакланырга мөмкинлек бирә.
4. Җирле материалларны куллану. Материалларны сайлаганда, җирле ресурсларны кулланырга мөмкин, бу аларны кайтарттыру чыгымнарын шактый киметәчәк.
Металлның бәясе үзгәрүе нәрсәгә бәйле?
Металл бәяләренең артуын без ел саен язгы-җәйге чорда күзәтә идек, һәм бу – сезонлылык белән бәйле иде. Чөнки нәкъ менә шул вакытта төзелеш буенча төп эшләр башкарыла.
2023 елда металл бәясенең артуына китергән төп сәбәпләр:
1) Кытай металл прокат җитештерүне киметте, һәм Россия продукциянең бер өлешен башка импорт базарларын эзләгән сатып алучыларга экспортлый башлады.
2) Украинадан һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлегеннән металл прокаты импорты 4 тапкырга кимеде.
3) Җитештерүнең үзкыйммәте үсте.
4) Электр энергиясенә һәм тимер юл транспортына табигый монополияләр тарифлары артты.
Хәзер цемент бәяләре дә котырып үсә...
Цемент бәясе артуы беркем өчен дә сер түгел. Соңгы айда гына цемент бәясе 30 процентка артты. Төп проблема – безнең республикада тулы цикллы цемент җитештерү булмау. Цемент безгә тимер юл вагоны һәм автомобиль транспорты белән китерелә. Бу хәл турында белгәннәре, аны чишү өстендә төзелеш министрлыгында эшләү сөендерә. Мин һәрвакыт яхшыга ышанам, шуңа күрә чишелеш табылыр, дип уйлыйм.
«Төзелештә эшләүчеләр инженерлардан күбрәк ала»
Төзелештә прораб булып эшләүче Булат Фаттахов белән эшчеләрнең хезмәт хаклары, кайсы материалларга дефицит булуы турында сөйләштек.
Санкцияләр аркасында күп кенә материалларга дефицит булды. Күп кенә җиһазлар – чит илнеке. Мәсәлән, һава аппараты краскопультлар да чит илнеке. Әгәр алар безгә җиһазларны кайтартуны туктатса, заводта эшләр авыраячак. Герметик, мәсәлән, төрле төстә бар иде. Объект эшләгәндә, без кирәклесен таба алмый интектек. Дөрес, хәзер хәлләр стабильләшеп килә. Металл һәм арматураларның бәясе алтын кадәр тора башлады. Тик нәрсәгә бәйледер ул, белмим.
Төзелештә эшләүчеләрнең хезмәт хакы артамы?
Әйе. Бер куб бетон салу 5 мең йөри. Элек плитка җәю бик очсыз иде, хәзер бер квадрат метр өчен кимендә 800 сум һәм күп дигәндә 2 мең түләнелә. Дивар шпаклёвкалау – 400 сум. «Под покраску» – 1000 сум. Ә буяу үзе 600дән 1000 сумга кадәр. Кыскасы, әгәр фатирыңа шәп ремонт ясыйм дисәң, бик күп акча кирәк.
Төзелештә эшләүчегә 100 меңнән дә ким акча түләнелми. Җәй көне бигрәк тә. «Отделочник» 80 мең ала. Кирпеч салучының разрядлары бар, алар да 100 меңнән кимне алмый. Хәзер «разнорабочийлар» инженерлардан да күбрәк хезмәт хакы ала.
«Төзелеш материалларына бәя төшәчәгенә өметләнеп утырырга кирәкми: бик көчле инфляция бара»
Экономист Таһир Дәүләтшин төзелеш материалларына бәяләр төшәчәгенә өметләнеп ятмаска кушты. «Төзелеш материалларына бәя арту – ул көтелгән хәл. Бик көчле инфляция бара. Ничә ел буе цемент күтәрелмичә калган иде. Менә быел ул башка төзелеш материалларының бәясен куа.
Быел яңа кушылган җирләрдә, ягъни Луганск, Запорожьеда төзелеш эшләре башланды. Бик күп материаллар шунда китә. Ихтыяҗ зур.
Халыкка төзелеш материалларына бәя төшәчәгенә өметләнеп утырырга кирәкми. Мөмкинлек бар икән, материалны алырга да, төзергә кирәк. Төзелеш өлкәсендә эшләүчеләрнең дә хезмәт хакы бик нык күтәрелде. Кирпеч куючылар бер кубаметр кирпеч куюга 4-5 мең сорыйлар. Шуңа күрә, мөмкинлек булса, төзегез. Булмаса, төземисез генә инде. Цементны башка материал белән алмаштырып та булмый. Ул – нигез. Шуңа күрә, бәяләре дә берсе артыннан берсе күтәрелә генә бара. Металлга да күп күтәрелде», – дип сөйләде ул.
«Сум түбәнәйгәндә, чит ил валютасы өскә менә»
КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институтының финанс базарлары һәм финанс институтлары кафедрасы профессоры Игорь Кох дөнья вазгыятенә бәйле рәвештә барлыкка килгән тискәре факторлар нәтиҗәсендә сумның курсы түбәнәергә мөмкин булуын кисәтте.
Хәзерге вакытта сум – тотрыклы. Сумның курсы экспорт белән импортның күләменә бәйле. Бәлки, сум 80 сум яки хәтта 77 сум дәрәҗәсендә дә балансланган булыр иде. Курска икътисади булмаган факторлар бик нык тәэсир итә. Бигрәк тә эчке һәм тышкы сәяси факторлар. Шимбә вакыйгаларына бәйле рәвештә курсның нишләгәнен үзегез күрдегез. Шуңа күрә, сәяси, хәрби куркынычлар тәэсирендә рубль курсы ул булганнан түбәнрәк дәрәҗәдә. Әгәр бу куркынычлар булмаса, курс 70-80 сум тирәсендә булыр иде. Сум түбәнәйгәндә, чит ил валютасы өскә менә. Шуңа күрә хәлнең алга таба ничек үсәчәген әйтүе кыен. Әгәр дә ниндидер яңа куркынычлар, тискәре факторлар барлыкка килсә, курс тагын да түбәнәергә мөмкин.