Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Челлә бабай фатихасы (Марат Әмирхан)

«Казан утлары» журналының 1995 елгы гыйнвар саныннан алынды.

news_top_970_100

Яңа ел якынлашкан саен, Әбелмәлихның йөзе чытыла гына барды. Халык бәйдән ычкынган эт кебек кибеттөн-кибеткә чаба, шампанын, ризык-нигъмәтен хәстәрли, уенчык-чыршы юнәтә, ә ул, әнә, тиресенә сыеша алмыйча йөри. Җыенысы пешмәгән бәрәңге, җыенысы томана, җә ни дип куана инде бу татар, дип, бөтен милләтне селкеп салды Әбелмәлих. Яңа ел, имеш, Раштуа, имеш. Чеп-чи көфер гамәлләре ич алар. Җитмәсә, Сафурасы арып-алҗып эштән кайтып кергән иде, сарылыпмы-сарыла муенына. Бүләк мәсьәләсен кузгатмакчы инде бу, дип фаразлады Әбелмәлих. Чөнки үтенече төшкәндә генә хутка җибәрә ул әлеге хәйләләрен. Мәгәр бүләк дигәндә егылып китә инде, шундый да маһир булыр икән.

Һәм ялгышмады Әбелмәлих. Әнә, ни ди бит Сафурасы:

 Әтисе, Муллый Яңа елга Хафизасына чәшке тун бүләк итә икән, би-ик матур, йошмакның да йомшагы, ди, йомарласаң учка сыя да бетә, ди.

 Ахирәтеңә әйт, тунын чучка тиресеннән тектерсен!

 Ә-әтисе...

 Минем «әтисе» булганга ун ел инде, дип дөрләп кабынды Әбелмәлих. Мөселман-мөслимә башыгыз белән дуңгыз елын бәйрәм итәр идегезме әллә?

Китте кызып, китте кызып! Сафура бүлмәсенә кереп бикләнергә мәҗбүр булды. Нияте бөредәге килеш сүнде.

Ай-һай серкәсе су күтәрми. Шаштылар бит болар, кем икәнлекләрен дә оныта башладылар. Дуңгыз елында кәеф-сафа корып йөрерләр иде тәки. Нибуч, ирек бирмәбез! - Шулай тузынды Әбелмәлих.

Яңа ел мөрәкәсе Әбелмәлихның төшендә дә дәвам итте. Имеш, ул карурман ешкынлыгында япа-ялгыз адашып калган. Буран. Котырынган мәрхәмәтсез җил агач ботакларын кибәргә эленгән кер кебек йолкый. Йөзәр еллык нарат-чыршылар сыкрана. Зилзилә бер генә секундка тынып торган арада бүре улаган тавышлар ишетелеп китә. Тагын ниндидер шомлы авазлар яңгырап куя. Кая барырга, кемгә елышырга? Хәер, тау чаклы кар көртләрен ничек ерып узмак кирәк? Ләкин күрәләтә катып үләсе дә килми бит инде.

Шулай да, ничек килеп капты соң ул бу капканга? Кибет тота, ләбаса ул, мануфактура caтып көн күрә. Урманга да, мондый куркыныч юлларга да һичнинди катнашы юк. Рэкетчылap эше дияр идең, ул aларга ай саен тиешлесен түләп бара, аралapы көйле шикеллe.

Чарасызлыктан күзләре яшьләнде Әбелмәлихның. Сафурасы исенә төшеп күңелe тәмам нәүмизләнде. Тиешсезгә рәнҗетүләре исенә төште. “Их, хатынкаем, бу бәлаләрдән котылсам, уч төбемдә гена йөртер идем, өрмәгән җиргә утыртмас идем үзеңне”, - дип антлар итте.

Әллә теләге фәрештәнең “амин” дигән чагына туры килде, бермәлне агачлар арасыннан тычкан күзе чаклы гына ут шәйләнеп китте. Әбелмәлих кычкырып ук җибәрде. Димәк, өмет бар! Мөгаен, урман каравылчысы йортыдыр. Әбелмәлих шикелле адашкан бәндәләргә юл күрсәтү өчен фонарен кабызып элгәндер. Дөньяда бар бит ул мәрхәмәтле кешеләр!

 Әбелмәлих алга омтылды. Ниндидер бер ышык урынга килеп чыкты. Монда жил дә исми, буран да котырынмый. Ут дигәне дә каравылчы агач ботагына элгән фонарь түгел, зур бер учак иде. Учак яны мыж килеп тора. Кемнәрдер бәйрәм итә, шаярыша, бакырыша...

Әбелмәлих тә сөенеченнән кәжә бәтие шикелле сикергәли-сикергәли шул якка ыргылды. Ыргылды да янә киселеп төште, чалгыга эләккән үлән курасы диярсең.

Тукай бабайның «Кәжә белән сарык» әкиятенә килеп эләктем ахрысы, дип хафаланды ул. Чөнки учак тирәсендә чуалышкан гәүдәләр адәми заттан түгел иде. Ярый ла, кәжә белән сарыкның биштәр-капчыкларында бүре башы булган, ерткычлар шуннан шөлләп, үзләре үк учак яныннан шылганнар. Ә бу афәтләрдән ничек котыласы. Ичмасам, янында Сафурасы да юк. Ул булса, әмәлен тапмый калмас иде.

Әбелмәлих тизрәк шылу ягын карады. Тик ниятен башкара алмады, чөнки көлтәдәй зур башлы, колаклары әрекмән яфрагы шикелле, шәлперәйгән шешә борынлы хәшәрәт зат юлына аркылы төште. Күтәрелеп караса, йә Хода, чучка ләбаса!

Юк, Тукайча түгел, бөтенләй башка әкияттән. Тукта, тукта. «Унике ай» дигән әкият ич бу! Юк, анда айлар кеше кыяфәтендә. Хәер, болары да Кыш бабай киеменнән бит.

Ул арада чучка аны учак янына өстери башлады.

— Менә шушы инде ул теге татар аламасы, - дип мыгырдады учакташларына чучка. - Хәзер күрмәгәнен күрсәтәм мин аңа, мырык-мырык...

— Бишаяклап разый, ау-һау, — дип өрде Эт.

 Мырык-мырык, үзебезнең янга шуның өчен китерттем дә инде аны, их...

Кайсы әкияттән соң әле бу хәшәрәтләр? — дип үрсәләнде Әбелмәлих, тик башын ничек кенә кашымасын, хәтеренә төшерә алмады.

 Юкка башыңны ватма, - дип ысылдады Елан бабай,— бу яңа әкият. Марат әфәнде әкияте, моннан чыгу юлын белсә, фәкать ул гына беләдер... ыс-с-с-с.

Шунда тына төшенде Әбелмәлих, ул Көнчыгыш календаре патшалыгында икән ич! Бу жанварлар ел образлары: Эт, Елан, Маймыл.

Чучка һаман каударлана, имеш, син мине ихтирам итәргә тиеш, яратырга, 1995 ел — минем ел! Алай бик нервымны кузгатсаң, чурту-матер, чукындырдым куйдым үзеңне, йөрерсең аннары Иван Иваныч булып. Сез, татарларны юлдан яздыру миңа сукыр бер тиен дә тормый. Күбегез, әнә, телегездән ваз кичте, кызларыгыз кияү сайлаганда башка диндәге җегетлөрне сайлый. Үзегез әйтмешли, «Шалт, Мөхәммәтҗан!» И һәм дә, бетте-китте, вәссәләм, здрасте, Иван Иваныч!

Чучка шулай азынды ки, Әбелмәлихны чиркәүгә үк өстери баштады. Әбелмәлих аякларын терәп каршы килеп карады, юк, бу ит бүкәненә адәмнең көч-куәте җитәрлекмени?

Чучка аны нишләткән булыр иде, анысы билгесез, кылт итеп Еланның ысылдаган сүзләре исенә төште. Әлеге патшалыктан чыгу әмәлен бу әкиятне уйлап табучы гына белә дигән иде түгелме? Әйе, әйе! Әбелмәлих, ниһаять, бөтен белгән догаларын укып, ошбу әкиятне язучыга мөрәжәгать итте. Һәм, син күр дә, мин күр, аны ниндидер өермә бөтереп алып та китте. «Эһ» дигәнче якты, кояшлы аланга китереп төшерде.

Үз күзләренә үзе ышанмый торды Әбелмәлих. Нәкъ алан уртасында унике кыз. Уникесе бер кашык су белән йотарлык. Бер битләрендә – кояш, икенчесендә - ай нуры. Иреннәре - чия, күзләре - шомырт. Озын кара толымнары Дөлдөл ялы сыман ялык та йолык килеп тора. Башларында - ак калфаклар, һәммәсе чәчәкле-чуклы шәл бөркәнгән. Аякларында чигүле нәфис читек. Җитәкләшкәннәр дә жыр җырлыйлар.

 Кулымдагы йөзегемнең

Исеме Әбелмәлих...

Бәрәч, минем хакта ич бу дип, Әбелмәлих колакларын үрә тopгызды. Ләкин жырның ахырын абайлап бетермәде, кызлар чыр-чу килеп юл ягына таба йөгерделәр. Ә анда өстенә яшел чапан, башына кырма бүрек кигән баһадир гәүдәле бер бабай басып тора иде.

 Хуш киләсең, Челлә бабай. Ходай озын гомер, саулык-сәламәтлек насыйп итсен! — дип, кызлар бабайны уратып алдылар.

Бабай кызларга затлы-затлы бүләкләр өләште. Челлә бабай соңыннан дога укып, җыелган кызларга изге теләкләрен ирештерде.

 Мөхтәрәм кардәшләр, — диде ул, — сезнең барыгызны да кышкы Нардуган бәйрәме белән котлыйм. Бер-берегезгә мәрхәмәтле булыгыз, ярдәмләшеп, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен тоеп-белеп яшәгез. Кышкы Нардуган милади исәп белән Яңа елга туры килә. Ходай шулай насыйп иткән. Күрәсең, без шул исәп белән көн күрәбез. Чучка сурәтенең монда бер катнашы да юк, балалар, ул мәжүсилек кенә.

Әбелмәлих шундый куанды бу хәлләргә, хәтта йокысыннан ук уянып китте.

Сафура, гадәтенчә, тигәнәк кебек телефонга ябышкан иде инде. Ире йоклый, ишетми дип уйлый, ахрысы, ахирәтенә аның гайбәтен сата.

 И, безнең беләсең инде, Хафизәкәем, җыен тузга язмаганны аннан көт инде. Яңа елны каршы алмыйбыз, мөселман башым белән Чучка елы өчен бокал күтәрер хәлем юк, ди.

 Шалишь, хатын, - дип кычкырды Әбелмәлих. — Чучка елы түгел, прусты Яңа ел, кышкы Нардуган! Бәйрәмгә ныклап әзерлән, Челлә бабай үзе фатихасын бирде!

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100