«Позиция права» юридик компаниясенең идарәче партнеры Егор Редин сүзләренчә, теләсә кайсы кибеттә әйбер алгач, чекны үзеңә алу хәерле. Чөнки аны мошенниклар кулланырга мөмкин. Бу турыда «Прайм» агентлыгына сылтама белән «МИР» телеканалы хәбәр итә.
Эксперт сүзләренчә, еш кына, мошенниклар сәүдә үзәгендә сатып алучылардан, «бонуслар бирәбез» дигән булып, чек сорый, яки кассада чит кеше чекларын яшереп кенә алалар.
Аннары җинаятьчеләр товарлардан саклагыч магнитларны куптарып ала да кибеттән алып чыга. Сакчылар бу эшне сизсә, җинаятьчеләр чит кеше чегын күрсәтә. Әйберләр өчен карта белән түләнгән булса, урланган товарны кабат саталар, әгәр акча белән түләнгән булса – әйберне кибеткә кайтаралар да акчасын кире алалар.
Шуны да истә тотарга кирәк: карта белән сатып алганда, чекта шәхси белешмә – исем, фамилия, карта номерының соңгы дүрт саны кала.
«Әлеге мәгълүматны кулланып, мошенник карта хуҗасын социаль челтәрләрдән эзләп табарга, аның телефон номерын ачыкларга мөмкин», – ди белгеч.
Аннары мошенник чек хуҗасына банк исеменнән ялган хәбәр җибәреп, картаны блокировкалау турында әйтергә, серле кодны сорарга мөмкин.
Редин ассызыклаганча, мондый очракларда кредит оешмасының номерын карарга кирәк – ул гади абонент номеры кебек булмаска тиеш.